Татарстанда 42 яшьлек хатын-кыз бер ир-атны буып үтергән, ахирәтенә пычак белән кадаган

Чаллы шәһәренең 28нче комплексында яшәүче бер хатын-кыз тоткарланган. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Басма мәгълүматларына караганда, бер ир-ат һәм ике хатын-кыз кәеф-сафа корып утырганда, нәрсәдәндер тавыш чыгып, болар үзара сугыша башлаган. Шунда 42 яшьлек хатын-кыз кулына пычак алып, тегеләргә ташланган. Ул гына да түгел, ир-атны буа ук башлаган. Ир-ат җан тәслим кылган. Икенчесен – яраланган хатын-кызны табиблар үлем тырнагыннан коткарып калган.

Дусларына пычак белән ташланган хатын-кызны тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү