16-20 июньдә Казанда XII халыкара Четаев конференциясе узачак. КАИның яңа бинасы каршында математик, механик Николай Четаев истәлегенә һәйкәл дә ачарга җыеналар. Болар хакында “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Чарада елдагыча төрле югары уку йортлары, фәнни оешмалар, илнең сәнәгать предприятиеләре, якын һәм ерак чит илләрдән 300 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Быел конференцияне уздыруның максаты – фәннең заманча казанышларын, техника, технология өлкәсендәге проблемалар турында фикер алышу. Шулай ук пилотсыз техник системалар белән идарә итү, фән, мәгариф һәм җитештерү өлкәсендә компьютер технологияләрен куллану хакында да сөйләшәчәкләр.
Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, республика өчен фәнни-технологик потенциалны үстерү төп өстенлек булып кала. Төбәк илдә индустриаль-цифрлы трансформация үсеше буенча әйдәп баручы булып санала. Заманча технологияләр кертүгә генә түгел, инновацион чишелешләр барлыкка китерү өчен уңай шартлар тудыруга да басым ясала.
– Татарстанда һәр вакыйга буыннар арасында белем алмашуның, юнәлешләрне популярлаштыруның фәнни ачышлары өчен мәйданчык булып торырга тиеш. Бу яшьләрне замана таләпләренә туры китереп әзерләргә һәм яңа буын фәнни элиталарын формалаштырырга мөмкинлек бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, идарәнең пилотсыз системалары, фәнни өлкәдә һәм сәнәгатьтә компьютер технологияләре, шулай ук квант фәне кебек юнәлешләргә аеруча игътибар бирелә. Мондый инициативалар масштаблы халыкара хезмәттәшлек һәм технологик алга китеш өчен уникаль үсеш тудыра.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat