Казанның «Зур Аккош» күлендә бер бала батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бала пляжга әнисе белән килгән булган. Хатын баласын өлкән балалары белән калдырган. Бер мизгелдә аны күздән югалтып, коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Тик соң булган, 9 яшьлек малайны 2 метр тирәнлектә тапканнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat