Сәламәтлегебез какшаса, без иң элек Аллаһы Тәгаләне искә алабыз, аннары сезнең янга барабыз. «Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов табибларга шулай дип мөрәҗәгать итте. Республиканың сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куйган иң яхшы белгечләрне ачыклый торган әлеге бәйге быел 17 нче тапкыр уздырылды.
– Бик матур һәм дөрес бәйрәм бу. Сәламәтлегебез сагында торучы табибларга кайчак рәхмәт әйтү өчен җай чыкмый. Авырмаганда бу хакта уйламыйсың да. Сәламәтлек какшаса, иң элек Аллаһы Тәгаләне искә алабыз, аннары табибка барабыз. Хезмәтегез бик авыр, җаваплы, шул ук вакытта бик кирәкле. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм, – диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.
«Ак чәчәкләр» бәйгесендә традицион рәвештә алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Гади генә бәйге түгел, шушы җаваплы эштә булган белгечләргә бер җыелып күрешү өчен бер сәбәп тә бу. Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагында 37 меңнән артык урта медицина хезмәткәре эшли. Быел әлеге тармактагы иң яхшы хезмәткәр дип Азнакай район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы Гөлсия Талипова табылды.
Табиблар өчен һәр авыру – җаваплылык. «Ак чәчәкләр»дә яңгыраган истәлек-хатирәләр табибларның көндәлек батырлыгына тагын бер кат инандырды. Аларның һәркайсының тетрәнеп, кайчак җиңел сулап искә алырлык гыйбрәтле тарихы бар. «Уникаль очрак» номинациясендә финалга чыккан һәрбер могҗизалы очракны залда утыручылар тын да алмый тыңлады. Быел әлеге номинациядә МКДЦ һәм Республика онкология диспансеры табиблары лаек булды. Алар бергәләп Россиядә беренче тапкыр 68 яшьлек ханымның йөрәге белән эчәклегенә рәттән ике уникаль операция ясаган. Тарихи операция сигез сәгатьтән артык дәвам иткән. Йөрәккә ясалганы – 5 сәгать тә 5 минут, эчәклектәгесе 3 сәгать тә 24 минутка сузылган.
– Бүген исән-сау булуым, үз аякларымда йөгереп йөрүем өчен табибларга гомер буе рәхмәт укыячакмын. Чын мәгънәсендә икенче гомер бүләк иттеләр, – ди бәхетле ханым, күз яшьләрен яшермичә.
Шушы ук номинациядә катнашкан башка табибларның да батырлыгы алдында баш иярлек.
Быел бәйгедә ике яңа номинация дә бар иде. Республиканың «Иң яхшы махсуслашкан оешмасы» дигән исемгә Татарстанның йогышлы авырулар хастаханәсе лаек булды. 125 еллык тарихы булган дәвалау оешмасы көненә 300 ләп кеше кабул итә. Тормышыбызга коронавирус дигән зәхмәт килеп кергәч тә билгесез чирне дәвалауга иң беренчеләрдән булып нәкъ менә шушы хастаханә табиблары алынды.
«Елның иң яхшы берләшмәсе» номинациясендә җиңү яулаган Марат Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсен исә бүген ил күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендә беләләр. Иң алдынгы дәвалау җиһазлары булган әлеге дәвалау оешмасында бүген 4000 нән артык кеше хезмәт куя. Шуларның 1100 е – табиб. Хастаханә базасында зур стационар, дәвалау-тернәкләндерү бүлеге, бала табу йорты белән 3 хатын-кыз консультациясе, 4 хастаханә, травмпункт эшли. Быелдан башлап биредә йөрәк күчереп утырту буенча катлаулы операция дә ясала башлаячак.
Быел «Ел табибы» дигән дәрәҗәле исемгә ДРКБның баш табиб урынбасары Лилия Басанова лаек булды. Кырык елга якын гомерен республикада балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган тәҗрибәле табиб бүген иң җаваплы хезмәттә – кабул итү бүлегендә эшли. Иң катлаулы очраклар, иң авыр хәлдәге балалар иң беренче нәкъ менә аның кулына килеп эләгә.
– Хезмәтемне шулай зурлавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Әмма бу минем шәхси җиңүем генә түгел, минем һөнәри гаиләм – ДРКБ коллективы белән уртак тырышлык нәтиҗәсе. Кечкенә пациентларга ярдәм итә алудан да зур бәхет юк. Иң мөһиме – күкләребез гел аяз булсын, – дип шатлыгы белән уртаклашты Лилия Басанова.
«Ак чәчәкләр» бәйгесендә ел да берәр яңалык күзәтелә. Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге – «Лада Гранта» машинасы берәр белгечкә тапшырыла иде. Узган ел исә бәйгедә беренче тапкыр берьюлы өч дәвалау оешмасына «Лада Гранта» машинасы тапшырылды. Быел исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе белән Республика йогышлы авырулар хастаханәсе коллективын яңа «тимер ат»лы итте.
Тантанада бәйге лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауда катнашачагына ышаныч белдерде. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтлемен. Ул, чыннан да, медицинаны бик яхшы аңлый. Ул тагын бер срокка сайланыр дип өметләнәм», – диде Фоат Әхмәтҗанов. Залда утыручылар аның сүзләрен алкышлар белән хуплады.
Cоциаль хезмәткәр көне уңаеннан «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашуда да Рөстәм Миңнехановтан сайлауда катнашуын сорадылар. «Сез – безнең Татарстанны төп саклаучыбыз. Алдагы сайлауда катнашуыгызны бик нык телим», – диде социаль координаторларның берсе, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбинең хатыны Римма Сыдыкова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat