Иске Татар бистәсендә Сара Садыйковага һәйкәл куелачак

Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан скверда ТАССРның халык артисты, мәшһүр композитор Сара Садыйковага һәйкәл куярга җыеналар. «Сара Садыйкова тормышының күпчелек өлеше шушы районга бәйле. Бик күренекле урын, бөек композитор статусына туры килә. Иске һәм Яңа Татар бистәләре чатында Сара Садыйкова истәлеген яд итү мөмкинлеге бирердәй күркәм, лаеклы урын булдырырга кирәк булачак», – диде Казан мэры Илсур Метшин, проектка карата фикерен белдереп.

Татар композиторына һәйкәл Татарстанның танылган скульпторы Рада Нигъмәтуллина идеясенә нигезләнгән иске проект буенча эшләнеләчәк. Халык артистын мәңгеләштерү эшен атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор Рим Акчурин дәвам итәчәк. 3 метрлы һәйкәлдә Сара Садыйкова татар халкы киеменнән ачык рояль янында утырган рәвештә гәүдәләндереләчәк.

Киләсе елның ноябрендә композиторның тууына 120 ел тула. Ә күптән түгел аның кызы Әлфия Айдарская 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү