Сергей Кравцов форумда белем сыйфатын яңача бәяләү турында сөйләшәчәген әйтте

Казанда иртәгә узачак «Киләчәкне формалаштыру» III халыкара форумда совет системасы традицияләренә нигезләнгән яңа форматтагы мәктәпләрне тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта форумга багышланган матбугат конференциясендә Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Чарадан тагын ниләр көтәргә?

– Әлеге халыкара форум – ачык аралашулар өчен мәйданчык. Без анда төрле илләрдәге хезмәттәшләр белән мәгариф үсешен билгелибез. Безнең уртак максат – һәр укучыга үз потенциалын ачарга мөмкинлек бирү. Казанда төп мәсьәләләр – укучыларны академик алмашулардан алып, олимпиада хәрәкәтен үстерүгә кадәр, иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне гамәлгә кертүдән алып, тәрбия эшенә кадәр фикер алышачакбыз. Россия хезмәттәшлеккә ачык һәм мәгариф тагын да сыйфатлырак, һәркем файдалана алырлык булсын өчен, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, – диде Сергей Кравцов.

Федераль министр белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа системасын булдыруны тәкъдим ителәчәген дә әйтте. “Ул бәйсез булачак һәм сәяси йогынтыга бирелмәячәк. Кушылган илләр зур кызыксыну уятачак. Иртәгә Евразия лицее системасын тәкъдим итәчәкбез. Бу – безнең совет чорының иң яхшы традицияләренә нигезләнгән идеаль мәктәбебез, илебез педагогикасы” –диде Россия Мәгърифәт министры.

Форумда катнашучылар мәгарифтә глобаль тенденцияләр, цифрлы трансформация һәм инновацияләр,мәгълүмати технологияләр, онлайн-укыту, инклюзив белем бирү, укытучының роле, белем сыйфаты, милли мәгариф системасын үстерү юллары һәм халыкара хезмәттәшлек турында да сөйләшергә җыена. Россиянең балалар үзәкләре тәҗрибәсе аерым тема булачак. Мәгариф министрлары «Артек» халыкара җәйге сменасында катнашучылар белән телекүпер үткәрәчәк. Лагерь быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Журналистлар чит ил вәкилләреннән үз мәктәләрдә рус теле укытылу–укытылмавы турында да кызыксынды. Сербиянең мәгариф һәм мәдәният министры Желька Стойчич белдергәнчә, рус телен өйрәтү программасын мәктәпләрдә бик җылы кабул иткәннәр.

–Рус телен өйрәтү программасын уңышлы башлап җибәрдек. Өйрәнергә теләүчеләр саны арта бара. Шулай ук республикада рус мәдәниятенә бәйле тематик чаралар да уздырабыз. Александр Пушкинның туган көнен бәйрәм итү дә укучыларда зур кызыксыну уятты, –диде Желька Стойчич.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү