Бүген Казанда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышы узачак. Анда депутатлар республика Рәисен сайлау датасын билгеләячәк һәм Казан җитәкчесен сайлау тәртибен үзгәртә торган закон проекты турында фикер алышачак.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 30 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 15 республика закон проекты. Алар барысы да беренче укылышка әзер.
Аерым алганда, парламентарийлар 2024 елда Татарстан бюджетлары һәм ММИ Территориаль фонды үтәлеше турындагы, 2025 елга һәм 2026, 2027 еллар планлы чорына ТР бюджеты турындагы, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турындагы закон проектларын караячак.
Моннан тыш, беренче укылышка оешмалар мөлкәтенә салым, ТРда җирле үзидарә, ТР Дәүләт Советы депутаты статусы, ТР Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы законнардагы үзгәрешләр белән бәйле закон проектлары әзерләнгән.
Утырышның көн тәртибенә шулай ук республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады, Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында хисаплары кертелгән.
Хөкүмәт сәгате вакытында республика вәкиллекләре эшчәнлеге турында мәгълүмат биреләчәк, дип яза Татар-информ.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat