Июль аенда кайбер пенсионерларның акчалары артачак

Июль аенда республикада яшәүчеләрнең кайберләре пенсиясе артуга өметләнә алачак. “Татар-информ” кемнәрнең өстәмәгә хокуклы булуын белешкән.

80 яшен тутыручылар һәм I төркем инвалидлыкка ия булучылар

Быел июнь аенда 80 яшен тутыручыларга пенсияләренең төп өлеше (хәзер 8907,7 сумга тигез) икеләтә артачак. Шулай итеп, мондыйларга пенсиянең шушы өлеше 17 815 сумга җитәчәк.
Шулай ук I группа инвалидларның пенсиясе дә шушы күрсәткечкә арта.
Әмма шунысы бар: өстәмәне бер нигез буенча гына бирәчәкләр. Әйтик, пенсионер 80 яшькә җитүе сәбәпле өстәмәне инде алып килгән булса, хәзер инвалидлык билгеләнгән очракта, пенсиясенең төп өлеше кабат артмаячак.

Исегезгә төшерәбез: картлык буенча иминият пенсиясе ике өлештән: төп һәм иминият өлешләреннән тора. Беренче өлеше – барлык кеше өчен дә бер үк күләмдә. Ә икенче өлеше хезмәт стажына, хезмәт хакы күләменә һәм эш бирүченең хезмәткәре өчен түләгән взносларына бәйле.

Эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын караучы пенсионерлар

Балигълык яшенә җитмәгән эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын караучы пенсионерлар да өстәмәгә дәгъва кыла ала. Бала көндезге бүлектә вузда яки махсус урта уку йортында укыган очракта, аның өчен 23 яше тулганчы түләячәкләр.
Эшкә сәләтсез һәр бала өчен пенсионерга пенсиясенең төп өлешенең өчтән бере күләмендә өстәмә билгеләнәчәк. Шул ук вакытта ул күп дигәндә өч балага гына биреләчәк.

2025 елның июнендә эштән китүчеләр

Бу айда эшеннән киткән пенсионерларны да өстәмә көтә. Аларның пенсиясе эшләүче пенсионерларга индексация ясалмаган бөтен чор өчен яңадан исәпләнеләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Хезмәт кешесе” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү