Бәйрәм узды, эш башланды. Мал-туары булган авыл халкы печәнгә төште. Мәшәкате элеккеге кебек үк булмаса да, вакытында чаптырып, киптереп, алып кайтып урнаштырасы бар. Шунсыз күңеле тынычланмый авыл кешесенең. Җәй башында ук кыш турында кайгырта ул. Инде күпләр печәннең беренче катын кайтарып өяргә дә өлгерде. Быел уңыш ничек? Халык кышка ничек әзерләнә? Без шул хакта белештек.
Печән шәп!
Балтач районының Нөнәгәр авылы халкы да әнә шулай тырышып көн итә. Зөлфия Гыймадиева хуҗалыгында бер сыер, ике бозау һәм унлап сарык тоталар. Аларның кызу печән өсте бүген.
– Узган елга караганда, быел печәнгә иртәрәк чыктык. Башка елларны июньнең икенче яртысында гына керешә идек, – диде ул. – Күп еллар элек күршедәге буш йортны, җирләрен сатып алдык. Шунда бакча ясадык, ә бер өлешенә печән чәчәбез. Шулай ук, каршыбызда олы яшьтәге әби һәм бабай җирләрен дә без файдаланабыз. Чүп үсеп ямьсезләнеп утырмасын дигәч, эшкәртеп печән чәчтек. Быел, Тукай әйткәнчә, елы яхшы килде. Яз салкынча, яңгырлы булгач, печән бик әйбәт. Ләкин, тузганак бик азу сәбәпле, печән җирен еш алыштырып тору кирәк. Болын печәне дә әзерлибез, яшь бозау һәм бәтиләргә анысы аеруча файдалы. Печәнлеккә болын печәне менсә, исе үк үзгәрә. Сер итеп кенә әйтәм: кышын учлап алып төшеп, мунчада пешекләп шул су белән юынсаң яки мунча миченә салсаң, әйтеп бетергесез тәмле ис тарала.
Печәнне трактор белән чаптыралар. Төргәкләп яки шакмаклап пресслап бирергә дә авылдашлары ярдәм итә. Бәяләренә килгәндә, бер сутый печән җирен чабу – 85 сум тирәсе. 30 кг авырлыктагы печәнне шакмаклап пресслап бирү (бер данәсе) 27 сумга төшә.
– Берүк шулай эшләп, авыл тормышын җиңеләйтүче ир-егетләр булып торсын. Кул белән чабып, печән әзерләгән чаклар бик күңелле иде, дип сөйләсәләр дә, сагынмыйбыз. Киресенчә, әрнү белән искә алабыз. Көч җитми, эссе көннәрдә, чалгы селтәп йөрү бик авыр ул, – диде Зөлфия апа.
Шулай ук колхозда эшләүчеләргә әзер, төргәкләнгән печән өләшәләр, хуҗалык тракторы китереп тә бирә. Әлегә печән сатучылар юк, дип аңладык. Гадәттә халык бер катын үзенә хәстәрләп бетергәч кенә сатуга тәкъдим итә башлый.
– Әлегә бакчалардан чабып әзерлибез. Безгә шулары җитә. Гадәттә күп хайван тотучылар сатып ала. Безгә печәнне Киров һәм Мари Эл якларыннан алып кайтып саталар, – диде Зөлфия Гыймадиева.
Әтнәлеләр дә малкайларына сусыл үлән хәстәрләргә керешкән. Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов сүзләренчә, күпчелек халык печән әзерләүгә бу атнада тотынган.
– Печәнне Сабан туе көнне чапкыч белән чаптырттык. Берничә көн эчендә кибеп тә бетте, көннәр бик эссе тора бит. Язның бер көне ел туйдырган кебек, печән өстендә дә һәр нәрсәне вакытында эшләп калырга тырышабыз, – диде ул. – Хәзер әллә кайларга барып чабып йөрмибез инде. Маллар да күп түгел. Бер үгезне кышка дип тотабыз, тагын берсе алмашка үсеп килә. Безгә шул җитә. Бәрәңге бакчасы кечерәйде, аның урынына печән чәчәбез. Күршедәге өлкән яшьтәге кешеләрнекен дә чапкалыйбыз.
Фидаил абый быел печәннең бик шәп булуын әйтте.
– Башка еллардагы кебек быел да сатучылар булмыйча калмый инде. Аларның да сезонда акча эшләп каласылары килә. Бәяләрен әйтә алмыйм, ләкин арзан булмас ул, дип уйлыйм, – диде.
Буа районындагы Өчмунча авылында нибары 4 хуҗалыкта гына терлек тоталар. Аның каравы бүген барысы да тырышып-тырышып печән әзерли.
– Бездә чын урак өсте! Басудан да җыеп алып кайттык. Ләкин барыбер дә күпчелеген бакчалардан әзерләдек. Күрше апа-абыйлар олыгайды инде, аларның бушап калган бакчаларына үлән чәчәбез. Кырдагы печәннең уңышы белән әллә ни мактанып булмый, анысы сирәгрәк шикелле. Алай дисәң, шәп урыннары да бар инде. Җыйган, иренмәгән кешегә рәхәтләнеп әзерләрлек. Көтү юк, сыерларны тыкрыкларга гына арканлыйбыз. Бөтен җирдә үлән үсә, – ди Резидә Абейдулова.
Өч сыер һәм бозауларга кыш буена ризык җитсен өчен июньнән алып җәй ахырына кадәр тырышырга кирәк, ди хуҗабикә.
– Люцерна өч, елы-елы белән дүрт кат та чабыла әле. Эше, мәшәкате озакка сузыла. Беренче каты чабылып бетте, хәзер менә җыеп бетерәсе генә бар. Яңгырлар булмаса, 1–2 көндә төгәлләрбез, дип торабыз. Мәшәкате күп һәм озакка сузылса да, бабай белән икебез сөенә-сөенә, исәнлек булсын да тигез тормышлар насыйп итсен, дип теләкләр тели-тели, рәхәт итеп эшлибез. Арытып җибәрсә дә, киләсе елда барыбер шушы ук хисләр белән печән хәстәренә керешәбез. Мин каенлыкта үскән кыз бала. 3 сыйныфтан бирле кулымнан чалгы төшмәде. Аннан соң кул чапкычына күчтек, хәзер инде трактор белән чабып алып кайтабыз. Әле ярый тракторыбыз үзебезнеке, үзебез чабабыз, әйләндерәбез, түклибез. Ярдәмгә балалар да кайта. Печәнне сатып алганыбыз юк, үзебез чабып алган җитеп бара иде моңа кадәр, – диде Резидә Абейдулова.
Өлгерергә кирәк
Азнакай районының Урманай авылында яшәүче Гөлнур Камаевалар хуҗалыгында да эш гөрли.
– Безнең алты терлегебез бар, шуларның икесе савым сыер, берсе тана, берсе үгез, икесе бозау. Печәнне чаба башладык инде, соңрак сатып та алачакбыз. Быел, шөкер, печән яхшы. Вакытында әзерләп өлгерергә генә кирәк. Авылда эшләсәң, яшәргә була. Аягың йөгерсә, тамагың тук була, – диде ул.
Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче Ирек Камалов та авыл халкының печәнлеккә төшүен әйтте.
– Рулоннар белән ташып, эскертләп өючеләр дә бар инде. Тик минеке чабылмаган әле, чөнки бу көннәрдә умарталыкта мәш киләм. Ә печәнне барыбер әзерлисе инде. Куяннарыбыз, сарыкларыбыз бар, – диде ул.
Сораштыру
– Печән әзерли башладыгызмы әле?
– Юк, иртәрәк әле 21,43%
– Әйе, беренче катын чабып алдык 42,86%
– Шушы көннәрдә тотынырга исәплибез 35,71%
(Газетаның «ВКонтакте»да уздырган сораштыру нәтиҗәләре)
Фикер
Нинди печән яхшырак?
Илдар Нугуманов, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары:
– Рационның якынча 60 процентын печән алып торырга тиеш. Иң мөһиме – аның сыйфатлы булуы. Чәчәк ата башлаган вакытта чабып алынган печән – иң яхшысы. Аларда аксымнар, минераль матдәләр күп. Үләннең картайганын көтәргә кирәкми. Авыл халкы инде люцерна, клевер, борчакның яхшы икәнлеген белә. Әгәр инде үлән чәчәк аткан яки атып бетергәч чабып алынган булса, терлеккә аны күбрәк ашатырга туры киләчәк. Аксым никадәр кимрәк булса, печән шуның кадәр начаррак була. Терлеккә яхшы салам да салырга кирәк. Ләкин аны бүрттереп бирү яхшы. Чөнки коры килеш биргәндә, ул начар эшкәртелә һәм мал күп энергия сарыф итә.
Алмаз Нуриев, ветеринар:
– Маллар өчен беренче тапкыр чабып алынган люцерна печәне иң яхшысы. Анда аксым күп, шикәр дә әйбәт, шуңа күрә туклыклы да. 3 кг яхшы люцерна печәне 1 кг фуражны алыштыра. Аның беренчесен чәчәккә бөреләнгәч чабып алырга кирәк. Кипкән очракта да массаны югалтмый, әйбәт саклана. Печәнне кояш түгел, ә җил киптерә. Шуны онытмагыз. 3–4 көн эчендә пресслап алып кайткан печән барлык файдалы элементларын саклый.
Иң файдалы үләннәр Питрауга кадәр үскәннәре. Бу вакытта сыерның сөте дә яхшы була. Тик кешеләр, сыер үлән ашый дип, фураж бирүне киметә дә, җәйге рационга күчә. Нәтиҗәдә маллар эч китүдән җәфалана. Җәйге рационда коры матдә һәм аксым да булырга тиеш. Шуңа күрә көтүдән кайткач фураж һәм яхшы, коры люцерна печәнен бирергә кирәк. Безнең территориядә йод һәм селен бик аз, ә организмга алар шулай ук кирәк. Бу очракта айга бер тапкыр «Седимин» уколын кадау яки 5–6 данә «Кайод» даруын бирү яхшы. Кешеләр тоз, йодлаштырылган тозлар турында да онытмасыннар иде. Ул хәтта кышкы чорга караганда күбрәк тә (100–120 грамм чамасы) кирәк әле. Һәм, билгеле, мал организмына су да бик кирәк. Терлекләр эссене кешегә караганда да авыррак кичерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Хезмәт кешесе” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat