Бүген төнлә Индира белән Рөстәм Нәбиевның өченче балалары дөньяга килде. 3 кило 900 граммлы сабыйның әлеге җенесен сер итеп саклыйлар. Әмма Рөстәм белән сөйләшкәннән аңлашылды: ул бәхеттән балкый.
– Без алдан малаймы, кызмы икәнне белмәдек. Иң мөһиме – сау-сәламәт бала булсын. Без аны кем булса да, яратачакбыз, дидек. Бала туганда хатыным янында идем, — ди Рөстәм. – Янында булуны үтенеп сорагач, ул ризалашты. Андагы хисләрне аңлатып булмый. Үз балаң дөньяга килгәнне күрүдән дә зур бәхет юк. Интернетта кешеләр мине көчле диләр. Юк! Бәби тапкан хатын-кыз көчлерәк. Мин Индирама сокланып тордым. Ана баласын 9 ай күтәреп йөреп, аңа гомер бүләк итә. Бәби табу – җиңел эш түгел. Шөкер, Индира сабыйны тиз тапты. Тулгаклары 2 сәгать тирәсе булды. Икесенең дә хәле яхшы. Хатыныма булган хөрмәтем дә, аның кадере дә янә артты, – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat