Бодай урынына – көнбагыш: Татарстанда чәчү эшләре төгәлләнде

Бөртеклеләрнең мәйданы кимегән, аның урынына аграрийлар рапс һәм көнбагыш кебек майлы культураларны күбрәк чәчә башлаган. Быел бәрәңгене дә күбрәк ашаячакбыз. Ел ахырына сөт бәяләре кабаттан күтәреләчәк. Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров барлыгы 42,1 миллиард сум акча тотылган язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясады һәм башка мәсьәләләргә тукталды.

Шөкер, вакытында туфракка кереп урнашкан орлыкларга алга таба үсәр өчен дә һава торышы уңай тора.

– Май башында яхшы гына яңгырлар явып узды. Бу айда уртача алганда 61 миллиметрдан күбрәк явым-төшем булды. Күпьеллык уртача күрсәткеч 41 мм була торган иде. Кама аръягы һәм Идел аръягы зоналарында бу күрсәткеч хәтта 70 миллиметрны тәшкил итте. Дым запасы яхшы. Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, июньнең беренче ун көнендә 18,6 мм яңгыр яуды, бу – норманың 31 проценты, – диде Марат Җәббаров.

Быел чәчүлек мәйданнары 2,7 млн гектарны тәшкил иткән, шул исәптән 1,7 млн гектары – язгы культуралар. Бөртеклеләр кимегән, ә майлы культуралар 100 мең гектарга арткан. «Чистополье» компаниясенең икенче икмәк үстерүгә игътибары тагын да арту сәбәпле, бәрәңгене дә күбрәк ашаячакбыз быел. Гомуми мәйданнар 1,3 мең гектарга артып, 5,7 мең гектарга җиткән. Алда телгә алган холдинг быел 100 мең тоннага исәпләнгән бәрәңге эшкәртү заводын эшләтеп җибәрәчәк. Биредә 36 мең тонна фри бәрәңгесе, 12 мең тонна чипсы ясаячаклар, ә калганы сатуга барачак.

Бәрәңге темасы күтәрелгәч, журналистлар аның бәясе артуның сәбәпләре һәм алга таба фаразлар белән дә кызыксынды.

– Без бөтен ил өчен җавап бирә алмыйбыз, Татарстанны гына күз алдында тотабыз, – диде министр. – Республикада бер кеше башына туры килгән нормадан күбрәк бәрәңге үстерелә. Ләкин без барыбер бәяләрне тотып тора алмыйбыз. Базар уртак. Бездә бәрәңге уңса да, Россиянең кайсыдыр төбәкләрендә ул азрак булды. Мартта складларда бәрәңге бетә. Аны саклап та бетереп булмый. Шуңа күрә ел саен саклагычлар төзибез. Җәйгә таба бәяләр шул сәбәпле үсә.

Марат Җәббаров башка продукция бәяләренә дә тукталды. Аның сүзләренчә, әлеге вакытта 3 нче класс бодайның 1 тоннасы – 14 мең 600 сум, арыш – 11 мең 300 сум.

– Киләчәктә бу бәяләр ничек булыр – әлегә әйтеп булмый. Ашлыкның үзкыйммәте белән сату бәясе әллә ни аерылмый. Шуңа күрә субсидияләр бирелә дә. Хөкүмәт ярдәме булганга, хуҗалыклар эшләрен алып бара да инде. Ә гомумән алганда, Татарстанда терлекчелеккә игътибар елдан-ел арта. Бүген сөт бәяләре начар түгел. Ел ахырына тагын да артыр, дип көтәбез. Шуңа күрә терлекчелек белән шөгыльләнергә кирәк. Чөнки сөтнең дә, итнең дә бәясе бар. Аграрийларны канәгатьләндерерлек бәяләр беркайчан да булмас инде ул, чөнки һәр хуҗалыкның техникасын яңартып торасы, заманчалашасы килә. Шуңа күрә булган бәяләр белән яшәргә, җитештергән продукциянең үзкыйммәте, эшкәртү өстендә эшләргә туры киләчәк, – диде Марат Җәббаров.

Быел бөртекле культураларны чәчүгә 283 мең тонна орлык кулланганнар.

– Үзебезнең селекция орлыклары күп кулланыла. Бу күрсәткеч 2030 елга кимендә 75 процентны тәшкил итәргә тиеш. Быел шикәр чөгендере мәйданнарының яртысына (53 процент) Россиядә җитештерелгән орлык чәчелде. Узган ел бу күрсәткеч 8 процент кына иде. Кукуруз буенча – 70 процент (узган ел шулай ук), көнбагыш – 61 процент (43 процент иде), рапс – 60 (51 процент иде).

Быел Россиядә бөртеклеләр уңышы 135 миллион тонна булыр дип көтелә. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде. Узган ел уңыш, яңа төбәкләрне дә кертеп, 129,8 миллион тонна тәшкил иткән.

Моннан тыш, быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл халкына яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 20 млн сум бүлеп бирелгән. Гомумән алганда, аларга 30 тонна суган, 600 кг кишер, 700 кг чөгендер орлыгы һәм 109 мең данәдән артык кәбестә үсентесе тапшырылган.

Чәчү эшләре бетсә дә, авыл кешесенең эше кимемәде. Бу көннәрдә алар терлек азыгы әзерләү, урып-җыю техникаларын карау, төзәтү, корткычларны агулау белән мәшгуль.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Аеруча зур әһәмияткә ия ферментлар, азыкка өстәмәләр һәм технологик ярдәмче чаралар җитештерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү