Ярты еллап чамасы элек, кемдер чакырды да, бакчачыларга киңәш бирә торган төркемгә язылган идем. И-и рәхәтләнәм буш вакытларда шуны укып-карап! Әдәби әсәр укыган кебек, кайда сокланып, кайда аптырап укыйм, видео-фотолар карыйм. Белмәгән әйберләре юк, ничек шуның кадәр бөтенесен беләләр икән дип бер аптырасам, безнең бакчада яшелчә, чәчәкләр, җиләкләр ничек үсә икән дип мең аптырыйм. Без бит анда язылганнарның меңнән берен дә эшләмибез, мин әйтәм. Дөрес, аңа карап, үсми калган әйбер юк әле.
Күп еллар үстерә торган бакча җиләген генә алыйк. Аның инде сорты да күптәнге. Нинди сорт икәнен исемләп тә белмибез: ул чорда кемнәндер үсентеләрен алыш булгандыр инде, сорасаң да, белүче булмагандыр. Хәзерге яңа сортлардан калыша димәс идем. Алардан аермалы буларак, чыдам. Әллә ниткән авырулар белән зарарланганнарын хәтерләмим. «Нәрсәләр сибәсез сез, ясап куйган картинка кебек бит», – диләр, уңышы күп булган чакта. «Кырдагы җиләкләргә бер нәрсә дә сипмиләр әле, үсәләр, сез дә үсегез дип, су сибәбез», – дим андыйларга. Дөресе шулай. Фәләнчә елга бер яшәртәбез дә… Урынын да үзгәрткән юк.
Ә теге киңәшләр төркемендә язганнарга ышансаң (ышанмас идең, язылучылар үз бакчаларыннан фото-видеолар җибәрә), һәр чәчәктә, һәр яшелчә һәм җиләк-җимештә диярлек чир. Яфраклары саргая, агара, карая, бөтәрләнә… Әле кырмыска, әле үлән бете (гөблә) сарып ала. Кайда яшел, кайда кара яки аксыл корт-бөҗәкләр зарар сала. Шул арада ончыл чык төшә. Әле болары иң гадиләре генә. Арада тел әйләнми торган чирләр дә бар. Шуларның һәркайсын фото-видео аша танып, белеп, иренмичә аңлатып, үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләр бирәләр. Киңәшләре шул: иртә яздан кара көзгә кадәр нәрсәдер сиптерәсе, нәрсәләр беләндер эшкәртәсе инде.
Химикатлар да кулланасы, аларны кулланып булмый башлагач, кул астындагы табигый әйберләрдән катнашмалар ясап, кайсының төбенә саласы, кайсын коендырасы. Әле һәркайсының үзенчәлеге бар: андый туфрак ярамый, мондые кирәк, төп бикләгәндә, бөреләнгәндә, чәчәк атканда, җимеш биргәндә, иртә язда һәм көзен әллә ниткән тәрбияләр кирәк икән! Хикмәт инде менә! Бакчадан чыкмыйча, бер куактан икенче куакка, бер төр үсентедән икенчесенә генә күчәсе кала. Авыру-проблема саен мең дә бер киңәш. Кешедә генә түгел, мал-туарда да, инде куак-үләннәрдә (агачларда да) чирдән күп нәрсә юк икән дисең, аларны күргәч. Ярый әле, чире саен дәвасын да табып торалар. Утыртканны-чәчкәнне әрәм итеп булмый бит инде: яратсаң бакчасын, кызганма акчасын. Рәхмәт төшкерләре, бер тик тотмыйлар авыл кешесен!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat