Иртәгә – 12 июньдә киләсе елда төзекләндерү күздә тотылган иҗтимагый киңлекләр өчен Россия күләмендә онлайн-тавыш бирү төгәлләнәчәк. Татарстанда яшәүчеләр, анда катнашып, киләчәктә үз шәһәр-бистәсенең күркәмләнү мөмкинлегенә йогынты ясарга өлгерә әле.
Тавыш бирү Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасында башкарыла. Биредә 14 яшьтән зуррак теләсә кем үз муниципалитетында тәкъдим ителгән территорияләр арасыннан берсен сайлап алырга мөмкин. Объектлар арасында – парк-скверлар, Яр буйлары һәм яңартуга мохтаҗ булган башка иҗтимагый зоналар. Тавыш бирү “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты кысасында хәл ителә.
Казанның бер иҗтимагый киңлеге өчен тавыш бирүчеләр исә бәйгедә катнаша ала. Бүләкләрне уйнату 12 июньгә кадәр дәвам итә. Шартлары: бәйгедә катнашучы 14 яшьтән зуррак булырга, Казан пропискасына ия булырга һәм аккаунты ким дигәндә 30 көннән алданрак эшләнгән булырга тиеш.
Җиңүчеләр һәр көн саен “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Парки и скверы Казани” төркемендә тур эфир аша игълан ителә.
Бәйгедә катнашучылар арасында 4 көн эчендә түбәндәге бүләкләр уйнатылачак:
– 10 смартфон iPhone 16
– Volga Resort глэмпингында ике кешелек ял өчен 2 сертификат
– Надежда Кадышева концертына 2 билет (һәркайсы икешәр кешегә исәпләнгән)
– Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә 5 билет (һәркайсы икешәр кешегә исәпләнгән).
Бәйгедә катнашу өчен:
12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында Казандагы парк өчен тавыш бирергә;
– Тавыш бирүегезне раслап, скриншот ясарга (тавыш бирүнең ахыры чагылдырылырга тиеш). Алданрак тавыш биргән булсагыз – Дәүләт хезмәтләре порталыннан “Опрос уже пройден!”ның скриншоты кирәк.
– Скриншотны 12 июньгә 20.00 сәгатькә кадәр “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәгезгә “Я проголосовал за _ (сайлап алынган паркны күрсәтергә) дип язып, #голосуюзаказань #паркиказани хэштеглары белән урнаштырырга.
Бүләкләр уйнату расписаниесе:
11 июньдә — 3 iPhone 16, “Руки Вверх!” төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә икешәр кешелек ике билет.
12 июньдә – 3 iPhone 16, “Руки Вверх!” төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә икешәр кешелек 3 билет.
Сораштыруда Казанның төрле районнарыннан 32 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Тавыш бирү “Яшәү өчен инфораструктура” илкүләм (милли) проекты кысасында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: тавыш бирүдә киләсе елда төзекләндерү өчен үзеңнең ишегалдыңны да сайларга мөмкин. Алты ел эчендә (агымдагы елны да кертеп) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы кысасында 2742 ишегалды яңартылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat