Узган якшәмбедә иртән Осиново бистәсендәге күлдә 33 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Ул бер тәүлек чамасы элек югалган булган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, хатын-кыз суга батып үлгән булса кирәк.
Бәхетсезлеккә юлыгучының беркайда да эшләмәгәнлеге, психоневрологик диспансерда учетта торганлыгы мәгълүм. Янында куен дәфтәре, ә аның эчендә – соңгы хаты булган. Ләкин хатның эчтәлеге мәгълүм түгел.
Хатын-кызның һәлак булу сәбәпләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat