Түбән Тәкәнеш авылында балалар бакчасын капиталь төзекләндерү төгәлләнеп килә

Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында Кооператив урамында урнашкан балалар бакчасы бинасын капиталь төзекләндерү төгәлләнеп килә. Бүгенгә ремонт эшләре 84 процентка башкарылган. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә.

Ике катлы бинада (мәйданы 1135 кв. м) комплекслы реконструкция эшләре алып барыла. Капиталь төзекләндерү кысасында түбә, ишек-тәрәзәләр алыштырыла, җылыту һәм җилләтү системалары яңартыла. Шулай ук бинаның тирә-юненә ямь кертеләчәк.

Якын араларда биредә электр җиһазларын монтажлау һәм эчке бизәү эшләре башланачак. Моннан тыш, проект нигезендә, балалар бакчасына яңа җиһазлар һәм мебель кайтарылачак.
Балалар бакчаларын төзү һәм ремонтлау “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты максатларына туры килә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү