Бүген Татарстанда яңгыр һәм яшен көтелә

Чәршәмбе, 11 июньдә, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көндез төбәк территориясенең күпчелек өлешендә көчле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр тәшкил итә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя.

Көндез температура +22…+27 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнчыгышында +31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү