ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Лисичанск һәм Рубежноега җибәрү өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен әзерләде. Ул Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең ихтыяңлары буенча тупланган.
Йөк составында балалар өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр: боткалар, подгузниклар, иҗат өчен җыелмалар, акварель буяулар һәм рәсем ясау өчен альбомнар, акылны үстерә торган уеннар бар.
Гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә формалаштырылган зур гуманитар колонна составында 16 июньдә Донбасска озатылачак.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге махсус операция башланганнан бирле республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 205 йөк машинасы белән гуманитар ярдәм җибәргән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat