Рөстәм Миңнеханов, Владимир Мединский һәм Сергей Кравцов мәгарифне үстерү турында сөйләштеләр

Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм мәгърифәт министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашуы булды.

Шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә мәгариф системасын алга таба үстерү мәсьәләләренә багышланган сөйләшүләр Татарстан Хөкүмәт йортында узды.

Яклар мәгариф өлкәсендә заманча алымнарны гамәлгә кертү, укытуның сыйфатын яхшырту чаралары буенча фикер алышты. Әңгәмә барышында мәгариф оешмаларының стратегик, шулай ук гамәли якларына да кагылып үтелде.

Очрашуда Татарстан Республикасыннан Рәис администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

Дәрәҗәле кунаклар Казанга мәгариф министрларының “Формируя будущее” III Халыкара форумында катнашу өчен килгән, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү