Татарстан Рәисе 14 сентябрьдә сайланачак

Татарстан Рәисен сайлау 2025 елның 14 сентябренә билгеләнде. Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында шул хакта карар кабул ителде.

Депутатлар бертавыштан карар проектын кабул итүне яклап тавыш бирде.

Искәртеп үтәбез, ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы буенча республика Рәисен сайлау ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Закон нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр йөз көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта — 5 июньнән 15 июньгә кадәр.

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы республика Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатын һәм ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү