Татарстанда коточкыч юл фаҗигасеннән соң икенче бала да үлгән

8 июньдә Югары Ослан районында Савино авылы янында Nissan Serena минивэнының алдан баручы Ivecо фурасы астына килеп керүе сәбәпле өч яшьлек кызчыкның һәлак булганлыгы турында хәбәр иткән идек. 34 яшьлек ир-ат һәм аның 9 яшьлек улы хастаханәгә озатылган иде.

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авариядә бик нык зыян күргән малай да хастаханәдә вафат булган.
Шул сәбәпле җинаять эше “Саксызлык белән ике кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу”маддәсенә үзгәртелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү