Татарстан яшьләр эшләре министры йөкле мәктәп укучыларына түләү кертүгә каршы булуын әйтте.
Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әлеге юнәлештә башкарылган эш турында хисап тотты. Депутатлар аннан илнең кайбер төбәкләрендә йөкле мәктәп укучыларына өстәмә түләү кертүгә бәйле фикере турында да кызыксынды.
“Шәхси фикерем – мин каршы”, – дип җавап бирде министр депутат Николай Атласов соравына.
Билгеле булганча, моңа кадәр илнең кайбер төбәкләрендә, аерым алганда Орел өлкәсендә йөклелек буенча исәпкә баскан мәктәп укучыларына 100 мең сум күләмендә өстәмә түләү гамәлгә кертү турында хәбәр иттеләр.
Министр әйтүенчә, бүген республикада ире дә, хатыны да студент булган 300ләп гаилә бар. “Аларга төрлечә ярдәм күрсәтелә”, – диде Ринат Садыйков.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat