Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проектына үзгәрешләр кабул итте.
Әлеге документ нигезендә, бу елга бюджет кытлыгы 13,5 миллиард сумнан 31 миллиард сумга кадәр арттырылачак.
Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, бюджетның керем өлеше – 505 миллиард сум, чыгымнар исә 536 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat