Рөстәм Миңнеханов пианист Денис Мацуевка Татарстанның халык артисты исемен бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, танылган пианист Денис Мацуевка шәхсән шалтыратып, 50 яшьлек юбилее белән котлаган һәм аңа рәсми төстә “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелүен әйткән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Литлия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

“Республика Рәисе Мацуевка “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исем бирде, телефон аша аңа шәхсән шул хакта хәбәр итте”, – дип билгеләп үткән Галимова.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү