Казан мэры Татарстан Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайланачак

Казан мэры Татарстан Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайланачак. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утыршында депутатлар шул хактагы закон проекты өчен тавыш бирде.

Документны парламентның дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. “Татарстан Рәисе тарафыннан ким дигәндә ике кандидат тәкъдим ителә”, – диелә анда. Закон проекты өчен 76 депутат тавыш бирде, берсе тыелып калды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү