Татарстанның 23 иҗат коллективы мордваларның “Валда Шинясь” республикакүләм бәйрәмендә чыгыш ясаячак. Бәйрәм 15 июньдә Тәтеш районы Килдеш авылында уза. Чарага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов киләчәк. Бу хакта “Таткультресурсцентр” оешмасы директоры Алсу Мифтахова матбугат конференциясендә белдерде.
Бәйрәм өчен бик бай программа каралган. Ул “Валда Шинясь”ның театрлаштырылган кереш өлешен, интерактив мәйданчыклар, традицион уеннар, халык сәнгате промыселлары эшләнмәләре күргәзмә-сәүдәсен һәм мастер-классларны үз эченә ала. Бәйрәм танылган артистлар катнашындагы концерт белән тәмамланачак.
“Быел беренче тапкыр бәйрәмнең кереше күрсәтеләчәк. Анда эрзя һәм мукшы гына түгел, бәлки каратай халкының җыр-моңнары да яңгыраячак. Безнең ансамбль җыйган уникаль материал бу”. – дип билгеләп үтте “Валда Шинясь” бәйрәме режиссеры Мария Стуклова.
Тәтеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Евгений Курков исә быел бәйрәмдә тәүге тапкыр СВО күргәзмәсе тәкъдим ителәчәген әйтте.
“Нәкъ менә хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайтарылган күп кенә реквизитларыбыз бар. Бик күп трофейлар алып кайттык. Аларның барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк”, – дип басым ясап әйтте ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat