“Мәктәп авыруларын” яңача исәпкә алу нәтиҗәсендә укучыларның күбесенә хас булган чирләр ачыкланган. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, беренче чиратта умыртка баганасының кәкрәюе бу.
Шулай ук мәктәп чорында балаларда күз авыруларының 1,5 тапкыр артуы күзәтелә. Моннан тыш ашказаны-эчәк авырулары күбәя.
Министр сүзләренә караганда, мәктәп укучыларында симерү чиренең 1,6 тапкыр артуы аеруча зур борчу тудыра. Бу хәл дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, физик культура һәм спортка тартылмау белән аңлатыла. “Статистика мәгълүматлары буенча, бүген 480 мең бала симерүдән интегә. Шул ук вакытта соңгы дистә ел эчендә сәламәт яки өлешчә сәламәт балалар өлеше үзгәрми. Беренче һәм икенче сәламәтлек төркеменә керүчеләр 83 процент тәшкил итә”, – дип билгеләп үткән Мурашко.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat