«Ярамый»га карыйсы: Татарстанда янгын һәм суга бату очраклары арта

Су коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 8 кеше батып үлгән. Шуларның икесе – балалар. 8 кешене коткарып калганнар. Узган ел исә 12 ай эчендә суда 5 баланың гомере өзелгән. Күпчелеге – 14–17 яшьлекләр. Коткаручылар чаң суга. Әти-әниләрнең үзләрен дә, сабыйларын да сак булырга өйрәтергә кирәк, диләр. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе вәкиле Эльвира Сөнгатуллина әйтүенчә, фаҗигаләрнең төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда су коену.

– Суга исерткеч эчемлекләр кулланып керүчеләр арасында үлем очраклары еш очрый. Коенырга ярамаган җирләрдә ял итүчеләр, су керүчеләрне кат-кат кисәтсәк тә, алар батмабыз дип уйлыйдыр инде. Юкса күп кенә рөхсәт ителмәгән җирләрдә «Коенырга ярамый!» дип язып та куелган, – ди матбугат хезмәтенең өлкән инспекторы.

Шушы көннәрдә Саба районының «Урман әкияте» ял базасындагы күлдә 15 яшьлек малай суга батып үлде. Ул рөхсәт ителмәгән урында суга керә. Янында аңа ярдәм итәрдәй беркем дә булмый. Фаҗига хакында коткаручыларга аның энесе хәбәр итә.
– Алар – безнең авылга күченеп кайткан гаилә. Әтиләре юк. Әниләре исә өч баласын әнисе һәм энесе гаиләсенә калдырып эшләп йөри иде. Тәртипсез гаилә түгел, – ди Килдебәк авылы фельдшеры Алия Кәримуллина. – Суга баткан егет үз энесе һәм абыйсының малае белән коенырга бара. Чишмә чыккан салкын урынга эләккәнме, берәү дә белми.

Ярдәмгә килгән коткаручылар баланың мәетен ярдан 8 метр ераклыкта 2 метр тирәнлектән чыгара.

Бала гомере өзелгән икенче очрак Казан читендәге Зур Аккош күлендә булды. Биредә өч туганы һәм әнисе белән күл буена ял итәргә килгән 9 яшьлек малай батып үлде. Әнисе, кечкенә балаларын олылары янында калдырып, читкәрәк китә. Ул кире әйләнеп килгәндә, баласы суга баткан була инде. Малайны башта якын-тирәдән эзлиләр. Ул йөзә белмәгән, шуңа күрә суга кергәндер дип уйлап та карамыйлар. Ә соңрак коткаручылар аның мәетен ярдан 20 метр ераклыкта эзләп табалар. Биредә дә суга керү тыелган була.

Балалар гына түгел, олыларны да гел кисәтеп торырга кирәк. Яшел Үзәндә балык тотарга дип чыгып киткән 63 яшьлек ир-ат батып үлде. Ул көймәсеннән егылып төшкән. Минзәлә районында да 51 яшьлек ир балыкка киткән җиреннән исән-сау кайтмый.

– Эссе көннәр башланды дип, суга керергә ашыкмагыз. Рөхсәт ителгән һәм коткаручылар эшләгән урыннарда гына су коенырга кирәк. Белмәгән сулыкка кереп, сез үзегезне куркыныч астына куясыз. Суның тирәнлеген белмичә дә керергә ярамый. Әле бит кайбер сулыкларда упкыннар да булырга мөмкин. Бик сак булырга киңәш итәбез, – ди Эльвира Сөнгатуллина. – Балаларга килгәндә, җәйге чорда һәр әти-әни суга бату турында сөйләшсен иде. Кечкенә балаларны караучысыз калдырмаска кирәк. Аларның йөзә белүе дә бик мөһим. Күп кенә комлыкларда йөзәргә өйрәтү буенча күнекмәләр дә күрсәтелә башлады.

Бату белән яну янәшә

Эссе көннәр янгын чыгу куркынычын да арттыра. Шушы көннәрдә генә Питрәч районының Шәле авылында бер йорт янып беткән. Бер түбә астына кергән йорт, мунча, сарайдан берни калмаган. Малларына кадәр янып беткән. Янгын социаль хезмәткәр булып эшләүче Гөлнара Хисамиева йортында чыккан. Әлегә гаилә туганнарында яшәп тора.

– Күрше малае кереп, янасыз бит, димәсә, мин әле өйдә документлар тутырып утыра идем. Шулкадәр каушадым. Телефонымны да алмыйча чыгып йөгергәнмен. Кызым белән иремне эзли башладым. Тавышымны ишетеп, мунчадан кызым чыкты. Ирем абзарда, малларга печән салып йөри иде. Ут шулкадәр тиз таралды, малларыбызны да коткара алмадык. Әле ярый үзебез исән, дим хәзер. Күптән түгел авылда ут чыгып, әбисе белән оныгы янып үлгән иде, – диде ул.

Карактан кала, уттан калмый, диләр. Синоптиклар да җәйнең кызу буласын кат-кат искәртте. Саклык мәсьәләләре үзебездән тора. Уяулык та кирәк, игътибар да. Бу көннәрдә урманчылар да сакта. Коры үләнгә ут кабу очраклары арткан. Вакытында күреп алсалар һәм сүндерсәләр ярый ла. Ул утның таралуы, кеше гомерләрен өзү куркынычы турында да онытмыйк!

Җәйге эссе көннәрдә коткаручылар йорт янында су тотарга киңәш итә. Ут чыкканын күрүгә, 112 хезмәтенә хәбәр итәргә кирәклеген дә онытмаска кушалар.

Суга батмас өчен:

– таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга чуммагыз;

– йөзә белмәсәгез, еракка, тирәнгә кермәгез;

– хәмер эчкән килеш су буена бармагыз.

Суга батучыга ярдәм итү өчен:

– «112» номерына шалтыратып, ярдәм чакырыгыз яисә комлыктагы коткаручыларга мөрәҗәгать итегез;

– йөзә белсәгез, батучы янына килеп, су астына чумып, аның гәүдәсен арткы яктан эләктереп алыгыз. Чәченнән эләктерергә дә мөмкин;

– батучы сезнең өскә менеп, сезне дә батырырга мөмкин. Бу очракта үзегезне дә саклагыз!

– медицина ярдәменә кадәр, кешенең эчендәге суын чыгарырга, ясалма сулыш адырырга кирәк.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү