Трамп башлаган барлык проектлар да чәлпәрәмә килә. Үткән атнада Америкада барган һәм АКШка бәйле вакыйгаларга күз ташлаганнан соң шундый нәтиҗә ясап була.
Дональд әфәнде, оваль кабинетка кереп утыруга ук, мигрантларны илдән сөрү буенча масштаблы кампания башлап җибәргән иде. Җиңел эш булып чыкмады ул. Июнь башында мөһаҗирләргә каршы сәясәт массакүләм протестка килеп төртелде. Калифорния – Демократлар партиясенең төп ныгытмасы булган штат – протест учагына әверелде. Лос-Анджелес фетнәсенең кызык ягы шунда: аны җирле хакимиятләр яклый. Трампның штатка кораллы гаскәрләр кертүенә, мәсәлән, губернатор каршы чыкты. Хәтта Президентны судка бирде. Судья бу юлы Трампны яклады, губернаторның фетнәчеләргә каршы диңгез пехотасын һәм милли гвардияне куллануны тыю турындагы үтенече кире кагылды.
Лос-Анджелес урамнарында исә вакыйгалар чын сугыш эпизодларын хәтерләтә. Фетнәчеләр көч структуралары белән җитди бәрелешкә керә, автомобильләр яндырыла. Бигрәк тә пилотсыз таксилар гыйсъянчылар үченнән зур зыян күрә. Waymo (Google) исән калган пилотсыз таксиларны ашыгыч рәвештә шәһәрдән чыгара башлады, чөнки баш күтәрүчеләр аларны протест урынына чакыралар да мигрантларның эш урыннарын алган өчен яндыралар.
Сәүдәгәрләр кибет ишекләрен һәм тәрәзәләрен кадаклый. Трамп Форт-Брэггта дистә меңләгән солдат алдында чыгыш ясап: «Гыйсъянчыларның Калифорниядәге максаты – АКШны чит илдән торып басып алуны дәвам иттерү. Без Лос-Анджелесны азат итәрбез!» – дигән игълан ясады. Ул арада протест башка шәһәрләргә дә күчә. Техаста, Кентукки һәм Джорджия штатларында Лос-Анджелес сценарие уйнала. Фетнәчеләр Нью-Йоркта да күренә. Бу уңайдан төрек телевидениесе: «Протест янгыны яңа штатларны яулый», – дип репортаж бирә.
Трампның тарифлар сәясәте дә чигенү һәм капитуляция белән төгәлләнүгә таба бара. Үткән тәүлекләрдә АКШ дипломатлары Кытай делегациясе белән Лондонда сөйләшүләр алып барды. Американнарга чиннар каршында тез чүгәргә туры килде, чөнки сәүдә сугышлары Пекиннан бигрәк Вашингтон өчен зыянлы булып чыкты, икенчедән, АКШ сәнәгате Кытайдан җирдә сирәк очрый торган металлар сатып алуга мохтаҗ. Самарий дигән металлны, мәсәлән, Кытай гына экспортлый. Югары температураларда да үзлеген югалтмый торган ул металл бары тик хәрби сәнәгатьтә генә диярлек файдаланыла. Ракеталар аннан башка очмый.
Трамп үзен көлке хәлгә куюын дәвам иттерә. АКШта нефть чыгаруны арттырырга биргән вәгъдәсен нефтьчеләр бораулау җайланмаларын туктатып өзә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat