Азык-төлек җитештерү кими

Бөтендөнья банкы глобаль икътисадның тормозга басуы турында рәсми хәбәрләр игълан итте. Үсеш турындагы фаразлар җимерелә, бар тарафлардан да торгынлык һәм рецессия җиле исә.

Россиядә дә эшләр мактанырлык түгел. Тышкы базарларның мәтәлчеге санкцияләр эшләмәгәнне эшли: чимал бәяләре түбәнәя, федераль бюджетның керемнәре кими. Май аенда илнең нефть-газ керемнәре соңгы ике ел ярым эчендәге минимумда: апрель белән чагыштырганда ике тапкыр, үткән елның мае белән чагыштырганда 35 процентка түбән. Россия нефтенә бәя төшү исә дәвам итә. Федераль хөкүмәт басмасы «Российская газета» сишәмбе санында нефтькә бәйле сызланулы фараз бирә. Иран белән Америка сөйләшүләре уңышлы төгәлләнсә, фарсы нефтеннән санкцияләр алыныр, дип куркыта. «…Иран нефтенең болай да яхшы хәлдә булмаган ОПЕК+ килешүен тотрыксызландыра торган көчкә әйләнүе һәм Россия чималын кысрыклавы ихтимал», – дип яза.

Турыдан-туры нефть бәясенә бәйле булмаган тармакларда да проблемалар йомгагы үсә. Росстат илдә шикәр, он һәм үсемлек мае җитештерүнең кискен кимүен хәбәр итә. Беренчесе – 32,2 процентка, он җитештерү – 7,8 процентка, соңгысы 15,5 процентка кимегән. Саннар быелгы гыйнвар–апрель күрсәткечләренке. Димәк, «бәрәңге демаршы»на охшаган хәлләрнең башка төр азык-төлек белән дә кабатлануы ихтимал. Җитештерү кимүнең сәбәпләре: төп ставкага бәйле рәвештә кредитлар кыйммәтлеге, салымнар үсү һәм уңыш кимү. Башка сәбәпләр дә бар. Чит ил орлыгы урынына үзебенекен куллану, мәсәлән. Импортны алыштыру уңышның 20–30 процентка кимүе белән кайтаваз биргән. Үсемлек мае җитештерүчеләр хакимиятләрнең бәяне басым ясап тотып торуларына май сыгудан туктап, көнбагышны эшкәртми генә чит илләргә экспортлап җавап биргәннәр. Он тарттыручылар министрлыкның, бюджетны кыскартып, үзләрен ярдәмнән мәхрүм итүеннән зарлана.

Рәсми статистика россиялеләрнең матди хәле яхшыру турында рапортлар штамплап торса да, халык бурычка алу өчен ломбардларга чаба. Газета хәбәрчесе рәсми булмаган бер хәбәр дә алды: ипотекасын тартып бара алмаучылар, 8,5 миллион сумга алган йортларын 4–5 миллионга сата башлаган. Компанияләр хезмәт хакын кичектерә. Вакытында түләмәү очраклары 240 процентка арткан.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү