Казанның иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирүчеләр арасында икенче тапкыр призлар уйнатуга йомгак ясалды. Болар “ВКонтакте” социаль челтәреннән файдаланучылар – Казаннан Максим Иванов, Лиана Рәхмәтуллина һәм Ләйсән Ибраһимова.
Җиңүчеләрнең барысы да Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш биреп, бәйге шартларын үтәгән. Аларга ике iPhone 16 һәм глэмпингта ике кешелек ялга сертификат тапшырылды.
Бүләкләр 10 июньдә, киләсе елда төзекләндереләчәк шәһәр мохите объектлары өчен тавыш бирүгә багышланган зур онлайн-бәйге кысасында уйнатылды. “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Парки и скверы Казани” төркемендә туры эфир булды.
Бәйге дәвам итә: 12 июньгә кадәр алты iPhone 16, “Руки Вверх!” төркеме концертына ике кешелек 2 билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек 2 билет, Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә ике кешелек 5 билет уйнатылачак.
Бәйгедә катнашу өчен:
12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында Казандагы парк өчен тавыш бирергә;
– Тавыш бирүегезне раслап, скриншот ясарга (тавыш бирүнең ахыры чагылдырылырга тиеш). Алданрак тавыш биргән булсагыз – Дәүләт хезмәтләре порталыннан “Опрос уже пройден!”ның скриншоты кирәк.
– Скриншотны 12 июньгә 20.00 сәгатькә кадәр “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәгезгә “Я проголосовал за _ (сайлап алынган паркны күрсәтергә) дип язып, #голосуюзаказань #паркиказани хэштеглары белән урнаштырырга.
Сораштыруда Казанның төрле районнарыннан 32 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Тавыш бирү “Яшәү өчен инфораструктура” илкүләм (милли) проекты кысасында үткәрелә.
Бүләкләрне уйнату 12 июньгә кадәр дәвам итә. Шартлары: бәйгедә катнашучы 14 яшьтән зуррак булырга, Казан пропискасына ия булырга һәм аккаунты ким дигәндә 30 көннән алданрак эшләнгән булырга тиеш.
Җиңүчеләр һәр көн саен “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Парки и скверы Казани” төркемендә туры эфир аша игълан ителә.
Исегезгә төшерәбез: тавыш бирүдә киләсе елда төзекләндерү өчен үзеңнең ишегалдыңны да сайларга мөмкин. Алты ел эчендә (агымдагы елны да кертеп) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы кысасында 2742 ишегалды яңартылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat