Марат Кәбиров: «Әҗәлдән дару бар икән…»

Тормыш булгач, адәм баласы гел эшләп, я балкып кына тормый, кайчагында авырып та китә. Һәм кайчагында бу авыру үткенче булмый, ким дигәндә дә хастаханә юлын таптауны, озак кына дәвалануны таләп итә. Һәрбер авыру назлы кәнизәк кебек: игътибар һәм акча сорый.

Бер мәлне тәкъдирнең миңа дип язылган өлешенә дә шундыйрак күренеш насыйп булды. Каты гына авырып, табибка барырга туры килде. Бу юлы үзем бардым, үз аягым белән. «Ашыгыч ярдәм» белән алып китсәләр генә рәхәт ул, бөтенесе йөгереп тора, анализларыңны алып, төшерәсен төшереп, күтәрәсен күтәреп, палатага кертеп урнаштыралар. Чөнки барысы да курка: чире каты, монда үлеп китә генә күрмәсен, ди. Өстәвенә шелтәләп тә алган булалар әле:

– Нигә алдарак килмәдегез?! И бездә халык үз кадерен белми инде, аяктан егылганчы эшләп йөри, – диләр.

Үз аягым белән килгәч исә:

– Вәт, маладис! Нәкъ үз вакытында килгәнсең, – дип шатланып каршы алырлар кебек иде. Тик алай булып чыкмады. Ишек төбендә озак кына чират көтәргә туры килде. Кергәч тә, табибның нәрсәдер язганын ярты сәгать чамасы көтеп утырдым. Шуннан бу башын күтәрде дә: «Бер җирең авыртмаган көйгә, син дә эч пошырып йөрисеңме?» – дигән карашын миңа кадады. Мин акланырга… Дөресрәге, нәрсә борчыганын әйтергә ашыктым. Ул анализлар бирергә кәгазь язып тоттырды да тагын үзенең төп эшенә тотынды – яза башлады.

Бәхеткә, анализларга чират юк чут иде. Тик ул иртәгә генә әзер була икән. Икенче көнне тагын килдем инде, башланган эшне бетерергә кирәк бит. Кичәге хәл тагын кабатланды. Тик бу юлы «эч пошырып йөрисең» дигән караш булмады, аны «син һаман исәнмени әле, кичә үк үләргә тиеш идең бит» дигәне алыштырды:

– Күптән борчыймы?

Мин чирнең кайчаннан сиздерә башлаганын әйттем. Ул «аһ» итте:

– Соң, шул вакытта ук килсәгез ярамый идемени?! Хәзер коточкыч хәлгә җиткән бит. – Һәм ул аналарча хәстәрлекле тавыш белән өстәп куйды, – Ник шулай үз сәламәтлегегезгә битараф сез, ә?! Үлеп кенә котылсагыз бер хәл, ә инвалид булып калсагыз…

Мин үз саулыгым өчен борчылырга, битарафлыгым өчен үкенергә уйлап кына торганда, хәстәрлекле тавыш ишетелде:

– Ярый артык сузмагансыз әле, юкса…

– Нәрсә булыр иде?

Тавышым тышка ук бәреп чыга алмады бугай, табиб җавап бирмәде. Ул мине куркытып, тагын ниләрдер сөйли иде. Бик аңлап бетермәдем, ләкин «летальный исход», «инвалид», «коматоз» дигән сүзләрне ишеткән саен ник туганыма үкенә башладым. Бу тиклем тиз үләчәгемне белсәм, туып та тормаган булыр идем. Сөйләп бетергәч, табиб өстәлгә капланып тагын нәрсәләрдер язды да миңа сузды:

– Әлегә менә шушы даруны алып карагыз. Курсны тәмамлагач, тагын килерсез.

Ул миңа тагын бер кәгазь сузды:

– Бу дару безнең шәһәрдә ике генә урында сатыла. Адреслары менә монда.

Мин табиб кулыннан сәламәтлек алган кеше кебек, рәхмәтләр яудырып, чыгып киттем. Юл уңаена аптекаларга кереп, теге рецептны күрсәттем – юк, табиб алдамаган. Шактый ерак булса да, хастаханәдән алган адресны юллап киттем.

Монда кирәкле дару чынлап та бар иде. Аптекарь кыз башта табибның исем-атын сорады, журналына теркәде, шуннан даруны алып килде. Күз даруы да сорыйсы калган икән. Баш җитмәгән, шайтан алгыры… Чөнки даруларның бәясен ишеткәч, күз маңгайга менде.

– Егерме биш мең? Егерме…

– Егерме биш! – дип горур кабатлады кыз. – Яңа яхшы дару.

Яхшы икәнен чамаладым инде мин – егерме биш мең сум торган дару начар була алмый. Монда инде бер нәрсә дә эшли алмыйсың, акчаңны жәлләп булса да, терелергә туры килә. «Әллә алмаска гына микән?» дигән сорау яшьнәп китте. Тик аптекарь кыз чибәр, шайтаның. Шундый алиһә янында үзеңнең хәерче икәнеңне сиздерәсе килми. Һи, кызык инде бу адәм баласы, бер карасаң… Үзенең хәерче икәнен сиздермәс өчен генә дә соңгы ыштанын салып ташларга әзер… Мин дә шулай итәм, ялтырабрак торган кредит картасын чыгарам… Рәхәт чорга аяк бастык бит: бушка эшлибез, кредитка ашыйбыз. Дәвалану да шулай.

Үзебез дә кызык инде без: беренче чиратта сәламәтлек турында уйламыйбыз, ә акча турында уйлыйбыз. Өйгә кайткач мин дә «арзанрак аналоглары юкмы икән» дип интернет актарып карарга булдым. Бар икән! Күп икән! Һәм бермә-бер туры килгәннәре дә бер меңнән кыйммәт түгел. Шуннан үзем алган препаратны җыйдым. Бәясе шул чама. Сөендем. Тик кулланып караучыларның фикере генә күңелне төшерде – мактаучылар юк иде. Эзләнә торгач, тагын бер язмага юлыктым.

Кыскача эчтәлеге мондый аның. Табиб пациентны нык кына куркыта да бары тик шушы дару гына ярдәм итәргә мөмкин дип, рецепт язып бирә. Бу дару – дефицит, шәһәрнең бер яки ике генә даруханәсендә сатыла. Шуннан пациент теге даруны эзләп таба, эзләп табу шатлыгыннан зур бәягә сатып ала. Аптекарь рецепттан, аннан булмаса, авыруның үзеннән сорап, табибның исемен язып алып кала… Нәкъ менә минем белән булган очрак кабатлана инде, кыскасы. Шуннанмы? Шуннан сәламәтлек сакчылары үзара акча бүлешә, ә иң кызыгы – бу даруны язып биргән табибка фәлән процент өлеш чыга. Өлеш чыгаручы юк икән, ул моны түгел, ә арзанлыны язып бирәчәк…

Интернетта шулай дип язылган иде. «Бәлки, чынлап та шулайдыр… – дип уйладым мин артык хәсрәтләнми генә. – Адәм алдауга корылган чорда яшибез бит…» Һәм теге даруны куллана бирдем. Ярдәме артык сизелмәде. Зыяны да. Ләкин яшим. «Табиб үлем сөйләгән иде, ә мин яшим бит әле, бәлки, шул даруның файдасыдыр…» Кайчагында үземне шулай юатам.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү