«Геройлар таянычы» ресурс үзәге махсус хәрби операция катнашучыларының 250 гаиләсенә, шулай ук хәбәрсез югалган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм туганнарына корбан ите өләшә. Бу хакта «Геройлар таянычы» үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
ТР мөфтиенең махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов билгеләп үткәнчә, иман һәм мәрхәмәтлелек символы булган Корбан гаете бәйрәме махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләрнең гаиләләре турында кайгырту өчен сәбәп булган.
«Әлеге инициатива – традициягә формаль ихтирам күрсәтү генә түгел, ә һәлак булучыларның гаиләләренә чын күңелдән теләктәшлек белдерү һәм кайгырту. Без геройларыбызны хәтерлибез. Һәм без аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу бәйрәм көне аларга ялгыз булмауларын, аларның хәсрәтен уртаклашуыбызны һәм һәрвакыт яннарында булуыбызны искәртсен», — дип сөйләде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операция ветераннары берлеге әгъзасы, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге активисты Рүзәл Гыйниятуллин фикеренчә, әлеге акция хәтта бик авыр вакытларда – махсус хәрби операция шартларында да үзара ярдәмләшү, бердәмлек һәм патриотизм сакланып калуның үрнәге булды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat