Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Радий Харитонов «Махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
29657нче хәрби часть командиры имзасы куелган медальне авыл Сабантуенда II ранг капитаны, Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов тапшырды.
Сарсаз-Баграж мәктәбендә укытучы Радий Харитонов җитәкчелегендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар. Эш башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр 6 меңгә якын окоп шәме ясаганнар. Аларны җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук якташларына да озаталар. Окоп шәмнәре салынган тартмаларга укучылар җылы эчтәлекле хатлар да язып сала.
«Әлеге медаль — безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Барысы да егетләр хакына, уртак Җиңү өчен! Исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Без аларның хәрби тормышын җиңеләйтү өчен кулдан килгәнчә ярдәм итәбез», — ди Радий Александрович.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat