13,9 миллион сум. Бүген Казан тирәсендә әзер йорт якынча әнә шул кадәр тора. Кер дә яшә! Акчаң булса, әлбәттә. Белгечләр әйтүенчә, соңгы биш елда Татарстанда әзер йортлар һәм җир кишәрлекләре ике тапкыр кыйммәтләнгән. Әле бу да чик түгел. Быел төзелеш материалларына бәяләр 30 процентка кадәр артачак, дип фаразлана. Йорт салуның ние бар? Шәхси торак төзелеше базарын ни көтә? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Фатир урынына – йорт
Гөлнара һәм Дамир Гарифуллиннар Казан янәшәсендәге Шигали бистәсендә бер катлы йорт сатып алган.
– Төзелеш эшләре тәмамланып килә. Бу җәйдә ачкыч тапшырырга тиешләр, – дип сөйләде гаилә башлыгы. – Күптәннән үз йортыбыз белән яшисебез килә. Казанда ике бүлмәле фатирны саттык та тәвәккәлләдек. 110 квадрат метрлы әзер йортны 9,5 миллион сумга сатып алдык. Казаннан егерме минутлык юл. Уты, суы, газы кергән. Ун сутый җире бар. Аны зуррак итеп тә сатып алырга мөмкин иде. Мисал өчен, егерме сутый җир кишәрлеге белән шундый ук өйне 13 миллион сумга тәкъдим иттеләр. Тик ремонт ясарга да акча кирәк бит әле. Шуңа күрә бакча кечкенәрәк булса да җитәр, дидек.
Ел башыннан бирле Татарстанда 1,8 миллион квадрат метр торак төзелгән. «Бу – еллык планның 56 проценты, – дип хисап тотты июнь башында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. – Барлык төзелгән торакның 1,4 миллион квадрат метры – шәхси торак төзелеше. Бу юнәлештә инде хәзер үк еллык план үтәлде».
Төзиләр икән, димәк, алучысы бар. Моны Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре дә раслый.
– Яз җитүгә елдан-ел шәхси йорт һәм җир кишәрлеге кебек милеккә бәйле килешүләр саны артуын күзәтәбез. Быел да шул ук хәл. Февраль белән чагыштырганда, март аенда мондый объектларга ихтыяҗ 20 процентка (апрельдә – 10 процентка. – Ред.) артты, – дип белдерде Росреестрның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.
Идарәдән алынган мәгълүматларга караганда, йорт-җирле булырга теләүчеләр арасында банктан кредит алучылар да күбәйгән. Шул ук март аенда, мәсәлән, җир кишәрлеге сатып алу өчен 1,7 меңгә якын (50 процентка күбрәк) ипотека рәсмиләштергәннәр.
Бәясе «тешли»
Казандагы төзелеш оешмаларының берсендә эшләүче Әнвәр Ибраһимов сүзләренә караганда, шәхси йортларга карата кызыксыну пандемия вакытында артты.
– Хәтерләсәгез, карантин чорында халык өйдә утырырга мәҗбүр булгач, бакчачылык ширкәтләрендәге иске-москы йортларны да сатып алып бетерделәр. Ул вакытта шәхси торак төзелеше дә бик нык үсә башлады: яңа коттедж бистәләре яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек бер-бер артлы калкып кына торды. Әйтергә кирәк, халык арасында әзер йортлар белән беррәттән, җир кишәрлекләренә дә ихтыяҗ зур. Казан тирәсен алсак, сатып алучыны Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау кебек районнарда урнашкан күчемсез милек объектлары күбрәк кызыксындыра. Чөнки үз йорты белән яшәүчеләр өчен тиешле урынга кадәр барып җитә алу, ягъни транспорт уңайлылыгы мөһим, – ди ул.
Әнвәр Ибраһимов әйтүенчә, бүген мәсьәләнең икенче ягы бар: ул да булса – торакның бәясе. «Ташламалы ипотека программалары төгәлләнгәч, үз йорты белән яшәргә теләүчеләрнең торак сатып алу мөмкинлеге кимеде. Бүген кредит оешмалары тәкъдим иткән процент ставкасы белән айлык түләү уртача 100–110 мең сумга төшә. Өстәвенә шәхси торак төзелеше базарында эскроу-счетлар гамәлгә керде. Ягъни сатып алучы түләгән акча безгә йорт тулысынча сафка баскач кына күчә. Төзелешне исә кредит акчасына башкарып чыгарга туры килә. Димәк, эшнең бәясе тагын да арта», – ди белгеч.
Бу җәйдә төзелеш материаллары 30 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк, дип тә кисәткәннәр әле. Моны ил һәм дөньякүләм вазгыять, шулай ук логистикага бәйле кыенлыклар белән аңлатканнар. Төзелеш материаллары сатучы Руслан Шакиров әйтүенчә, бәяләр ник арта дигән сорауга җавап эзләп, ерак йөрисе юк.
– Җәйге сезонда кирпеч, ком, такта ише төзелеш материаллары кыйммәтләнү – гадәти хәл. Теге яки бу товарга ихтыяҗ арта икән, димәк, бәясе дә үсә. Иң төп сәбәп әнә шул, – ди сатучы. – Бу җәйдә барыннан да бигрәк агач материаллары кыйммәтләнәчәк, дип көтелә. Кибетне товар белән тәэмин итүчеләр бу хакта кисәтеп куйды инде. Такта бәясе 30 процентка кадәр артырга мөмкин. Шулай ук, кирпеч, бетон, цементка бәяләр 20 процентка кадәр үсәчәк, дип фаразлана. Җылылык үткәрми торган материаллар, буяулар 10–15 процентка кыйммәтләнде инде.
«Бер кат та җитә»
Саннардан күренгәнчә, соңгы биш елда Татарстанда шәхси йортлар һәм җир кишәрлекләре ике тапкыр кыйммәтләнгән. 2020 елда Казан тирәсендә әзер йортны якынча 7 миллион сумга сатып алып булса, хәзер 13,9 миллион сум түлисе.
Әнвәр Ибраһимов сүзләренә караганда, бәя җир яки йортның кайда урнашуы, инфраструктура, торакның мәйданы, йортның ни дәрәҗәдә әзер булуы кебек күпсанлы күрсәткечләргә бәйле.
– Ничек кенә булмасын, бүген шәһәрдә 15–18 миллион сумга өч бүлмәле фатир сатып алганчы, 10–13 миллион сумга йорт сатып алу отышлырак, – ди ул. – Бигрәк тә бала тәрбияли торган гаиләләр шәхси йортка өстенлек бирә. Чөнки мондый торакның мәйданы күпкә зуррак, ишегалдында уйнаган балалар өчен дә борчылмыйсың. Әйе, соңгы бер-ике елда төзелә торган шәхси йортларның мәйданы кечерәйде. Бу аңлашыла да, халыкның сатып алу мөмкинлеге кими. Күбрәк кирпечтән салынган бер катлы йорт сорап мөрәҗәгать итәләр. Шәхси йорт, фатир кебек үк, киләчәккә бик яхшы инвестиция. Җир беркайчан да үз бәясен югалтмый. Бүген шәһәрдән читтә булып тоелган милек тә иртәгә калага якынаерга бик мөмкин. Шуңа күрә шәхси йорт сатып алырга теләүчеләргә бу эшне кичә эшләргә кирәк иде.
Росреестрның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада былтыр 2,2 миллион квадрат метр мәйданлы 16,4 мең шәхси йорт кадастр исәбенә куелган. 2023 ел белән чагыштырганда, кулланышка тапшырылган шәхси торак күләме 25 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, барлык яңа салынган йортларның 8,5 меңе генә авыл җирлекләренә туры килә, калганы – шәһәр читендәге йортлар.
Йорт салу күпме тора?
Төзелештә прораб булып эшләүче Айнур Ибәтуллиннан 100 квадрат метрлы йорт өчен якынча исәп-хиса.
Урыны һәм инфраструктура. Казанны алсак, шәһәрдән читтәрәк бер сутый җирне – 50-70 мең сумга, башкалага якынлашкан саен – 300-500 мең сумга сатып алырга мөмкин. Җир кишәрлегенә кадәр ут, су һәм газ үткәрелгән булу да бәяне арттыра.
Йортның нигезен салу. Тигез җирдә гадәттә тимер-бетонны тоташ агызып ясалган нигез салына. 100 квадрат метрлы йорт өчен ул якынча 350–400 мең сумга төшәчәк.
Диварларны күтәртү. Иң кыйммәтлесе, шул ук вакытта иң чыдамлысы – кирпечтән. Мондый таш тартманың бер квадрат метры 25–30 мең сумга төшә.
Түбә ябу. Металл черепица иң отышлысы. Аның бер квадрат метры якынча 500–700 сум тора.
Инженер коммуникацияләре үткәрү. Тиешле инфраструктура булу-булмауга бәйле. Аерым алганда, су скважинасы бораулау 60–80 мең сумнан башлана.
Боларга өстәп, диварларны эчке яктан ремонтка әзерләү, идән җәю, тирә-юньне төзекләндерү кебек эшләрне дә башкарырга кирәк. Җир бәясен исәпкә алмаганда, йорт салу якынча 3,5–4 миллион сумнан башлана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat