Кыйммәтле шифа: шәхси клиникаларда тиешле хезмәт күрсәтелмәгәндә нишләргә?

Казанда яшәүче Алсу Вәлиева башкаладагы шәхси клиникаларның берсендә тешен яматкан. Ләкин стоматологтан кайтканга өч көн дигәндә, пломба килеп төшкән. Шәхси клиникага шалтыратып, хәлне аңлаткач, акчасын кире кайтарудан баш тартканнар. Килешүдә язылган хезмәт күрсәтелгәнме – күрсәтелгән, калганы аларның эше түгел, янәсе. Карап торышка гади генә бер мисал бу. Мондый очракта нәрсә эшләргә? «ВТ» хәбәрчесе түләүле шифаның ни өчен тагын да кыйммәткәрәк төшүен ачыклады.

Зар да арта

Юрист Илнур Гарифуллин фикеренчә, мондый чакта тимерне кызуында сугарга кирәк.

– Закон буенча табиб бер ай элек үзе куеп җибәргән пломбаны да төшкән очракта бушлай яңадан куярга тиеш. Белгеч күрсәткән хезмәттән канәгать булмавыгызны эш барышында яки процедурадан соң ук белдерсәгез яхшы. Кимчелекләрне күрә торып, моның белән килешкән булсагыз, алга таба сезгә бу хезмәтне күрсәткән оешмадан нәрсә дә булса өмет итүдән мәгънә булмаячак, – ди юрист. – Бу очракта хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелгәнлеге соңрак ачыкланган. Шуңа күрә монда килешү төзегәндә язылган шартларга таянырга туры киләчәк. Закон буенча, хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелгәнлеге соңрак ачыкланса, кеше килешүдә күрсәтелгән гарантия вакыты дәвамында түләгән акчасын кире кайтаруларын яки хезмәтне яңадан, бушлай күрсәтүләрен таләп итә ала. Килешүдә гарантия вакыты күрсәтелмәгән булса, шушы хезмәт күрсәтелгән көннән башлап, ике ел эчендә шундый дәгъва белдерергә мөмкин.

Бүген Россиядә 73,5 мең шәхси һәм 26,3 мең дәүләтнеке булган дәвалау оешмасы эшли. Татарстанда 2292 шәхси клиника исәпләнә. Соңгы ун елда республикада андый оешмаларның саны 10 процентка арткан. Шул ук вакытта аларның эшеннән канәгать булмаучылар да күбәя.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы өч елда республикада шәхси медицина оешмаларыннан зарланучылар саны ике тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: 2022 елда шәхси клиникаларның сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтүеннән 189 кеше зарланган булса, быел андый мөрәҗәгатьләр саны 350 гә җиткән.

Халык күбрәк нидән зарлана?

40 процент – медицина хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе (бигрәк тә стоматологиядә)

20 процент – клиентның таләпләрен үтәүдән баш тарту

13 процент – кешегә тулы мәгълүмат бирмәү (хезмәтнең ахыр чиктә күпмегә төшәчәген әйтеп бетермәү, бу эшнең чынлыкта никадәр сузылачагын яшерү һ.б.)

5 процент – шәхси медицина оешмасының лицензиясе булмау

20 процент – вак-төяк зарлар (мәсәлән, медицина оешмасының салым вычеты кайтару өчен белешмә бирүдән баш тартуы һ.б.)

Соңгы арада Татарстанда косметология хезмәте күрсәтә торган шәхси медицина оешмаларыннан зарланучылар саны да арткан.

– Кеше зарланып мөрәҗәгать иткәч, без медицина оешмасына кисәтү җибәрәбез. Соңгы өч елда шундый 70 кисәтү юлладык. Араларында нибары 4 клиника гына моның белән килешмәде. Димәк, калганнары тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтмәвен таныган булып чыга, – дип сөйләде журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. – Кеше дә үз хокук-бурычларын белергә, теге яки бу хезмәттән файдаланыр алдыннан иң элек килешү төзергә тиеш. Аннары шунысын да истә тотсыннар иде: үзен хөрмәт иткән медицина оешмасы беркайчан да кешегә шалтыратып, хезмәтләрен тәкъдим итмәячәк.

Икесенә бер табиб

Ничек кенә булмасын, халык шәхси медицина оешмаларына күбрәк өстенлек бирә бүген. Бердән, кирәкле табибыңа тиз арада эләгә аласың. Дәүләт оешмасындагы кебек табибка талон чыкканны атналар, айлар буе көтәсе юк. Аннары акча түләгәч, сиңа һичшиксез сыйфатлы хезмәт күрсәтерләр, өрмәгән урынга да утыртмаслар кебек тоела.

Бер ел эчендә илдә шәхси медицина оешмаларының хезмәтләреннән файдаланучылар саны 6,3 процентка арткан. Бүген Россиядә яшәүчеләр түләүле медицинага елына уртача 52,2 мең сум акча тота икән. Kept аудитор-консалтинг оешмасы белгечләре бу саннарны Кытай, Бразилия кебек илләр белән бер чама дип бәяли.

Татарстанда яшәүчеләрнең исә яртысыннан артыгы түләүле медицинаны үз итә. Күптән түгел «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан уздырылган сораштыруда респондентларның 72,7 проценты узган ел бер тапкыр булса да шәхси медицина оешмасына мөрәҗәгать итүен белдергән. Түләүле оешмаларның иң зур өстенлеге дип чират булмау (54,3 процент), медицина хезмәтләренең тиз һәм сыйфатлы күрсәтелүе, табибларга җайлы гына язылып булуны (30,4 процент) әйткән.

Белгечләр халык арасында аеруча популяр булган хезмәтләрне дә атаган. Республика халкы түләүле медицина оешмаларына күбрәк тешләргә протез куярга, анализлар тапшырырга, МРТ һәм УЗИ узарга йөри икән. Күз, йөрәк һәм хатын-кыз табибы хезмәтләре дә шул сафта.

Иң кызыгы, хәтта гаҗәпкә калдырганы: шәхси клиникада еш кына шул ук дәүләт оешмасында хезмәт куйган табиблар эшли. Күптән түгел район хастаханәсендә РКБга юллама бирмичә үзәккә үткән табибка кул селтәп, шәхси клиникага барасы иттек. Баргач, егылып китә яздым: алдагы көнне бөтен нерв күзәнәкләрен ашап бетергән теге холыксыз табиб монда да эшли булып чыкты. Ул гынамы соң: аны монда бөтенләй алыштырып куйганнар диярсең, кеше җаена гына тора, йөзеннән елмаю китми.

Моңа аптырыйсы юк! Узган ел дәүләт оешмасыннан шәхси клиникага эшкә күчкән, газета битләрендә исемен күрсәтмәүне сораган тәҗрибәле балалар табибы шулай ди.

– Бердән, шәхси клиникада төп таләп шул. Кешенең гайрәте чикмичә, бирегә тагын барасы килеп калырга тиеш. Аннары шәхси клиникада авырулар да үзләрен күпкә тәртиплерәк, тынычрак тота бит. Андый кешегә без ник тик торганда караңгы чырай күрсәтик ди, – ди ул.

Дәва эзләп, шәхси медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә уйлаган кеше берничә кагыйдәне истә тотарга тиеш, ди белгечләр. Иң элек сез сайлаган клиника турында тулы мәгълүмат туплагыз. Мондый эшчәнлек алып бару өчен лицензиясе бармы, юкмы? Моны Росздравнадзор идарәсенең рәсми сайтында (www.roszdravnadzor.gov.ru) клиниканың исемен, ИНН, ОГРН номерларын язып тикшереп карарга була. Сез мөрәҗәгать итәргә җыенган табиб биредә ким дигәндә өч ел эшләгән булса яхшы. Табиблар гел алмашынып торса, шикләнергә җирлек бар. Тәҗрибәле белгеч кирәкле даруларны язып кына бирергә тиеш. Әгәр табиб сезгә аның кул астында булган фәлән дару, мазьны сатып алырга тәкъдим итә икән – баш тартыгыз. Бу очракта андый белгечнең үз эшен ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкаруына да шикләнергә җирлек бар.

Медицина ярдәменең сыйфатсыз күрсәтелүен, аннан соң кеше организмына зыян килгәнлеген ничек расларга мөмкин?

Медицина юристы Екатерина Ясәвиева ачыклык кертте.

– Мондый бәхәсле очракта иң мөһиме – кулыгызда фәлән оешмада фәлән хезмәт күрсәтелгәнне раслаган документыгыз булырга тиеш. Әгәр ул юк икән, медицина оешмасыннан аның күчермәсен соратыгыз. Монда авызыгыз пешкәннән соң башка медицина оешмасына барып та тикшеренгән булсагыз, андагы барлык документ-түләү кәгазьләре дә үзегездә торсын.

– Медицина оешмасында хезмәт күрсәтелгәнен раслый торган документны кулга төшергәч, дәгъва белдереп хат языгыз. Анда барын да тәфсилләп языгыз. Ягъни шәхси мәгълүматтан тыш, сезгә биредә нинди хезмәт күрсәтелгәнлеге, аның өчен күпме акча түләвегез, табиб күрсәткән хезмәттән соң нинди проблемалар башлануы турында тәфсилләп язарга кирәк. Медицина документларына сылтама ясарга да онытмагыз. Шунда ук үзегезнең нәрсә таләп итүегезне (хезмәт өчен түләнгән акчаны кире кайтару, хезмәтне яңадан күрсәтү, мораль зыян өчен акча түләтү һ.б.) дә төгәл күрсәтегез. Язмача дәгъвадан тыш, хат эченә хезмәт өчен түләнгән чек күчермәсен дә салырга онытмагыз.

– Аннары шушы хатны медицина оешмасына юллагыз. Аны заказлы хат яки курьер аша, йә булмаса, турыдан-туры оешманың үзенә илтеп бирергә була. Бу хатны электрон почта аша да юлларга мөмкин. Әмма бу очракта хат җибәрүегезне раслап, скриншот ясарга һәм почтага килгән җавап хатын да сакларга туры киләчәк.

– Хатны алганнан соң медицина оешмасы, сезнең сорау буенча табиблар белән утырыш уздырырга тиеш. Бу утырышка сезне дә чакырсалар, баш тартмагыз. Ник дигәндә, күп кенә бәхәсле сораулар, гадәттә, шушы утырышта ук хәл ителә, судка барып җитми. Әлеге утырыш барышында табиблардан торган комиссия медицина оешмасының гаебе бармы, юкмы икәнлекне ачыклый, шуңа бәйле рәвештә сезнең дәгъваның язмышы да хәл ителә.

– Медицина оешмасы үзен гаепсез дип тапса, әмма сез барыбер үз фикерегездә калсагыз, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Суд кушуы буенча махсус медицина тикшерүе уздырылачак. Аның барышында белгечләр кешенең сәламәтлегенә зыян салынганмы, юкмы, ни дәрәҗәдә куркыныч зыян салынуын ачыклаячак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү