Татарстан Рәисен сайлау көне, бюджет кытлыгы һәм торак көтүче яшь гаиләләр. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышында көн тәртибендәге утыз мәсьәлә карап тикшерелде. Парламент эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Утырышның төп мәсьәләләреннән берсе – депутатлар Татарстан Рәисен сайлау көнен раслады. Шулай итеп, Бердәм сайлау көнендә – 14 сентябрьдә тавыш бирәчәкбез. КПРФның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов, сайлауны бакча, бәрәңге вакытында түгел, ә мартта яки ноябрьдә үткәрергә кирәк, дип үз фикерен әйтергә теләсә дә, мәсьәлә бик тиз һәм бертавыштан хәл ителде. Исегезгә төшерәбез: ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы нигезендә республика башлыгын сайлау Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Сайлауны билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк булмыйча һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республика Рәисе, җирле үзидарә органнары депутатлары һәм парламентка бер депутат өчен тавыш бирәчәкбез.
– Без яңа сайлау кампаниясенә керәбез һәм безнең өчен республикада яшәүче һәр сайлаучының үз тавышы мөһим икәнне белүе мөһим, – диде журналистларга бу уңайдан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев. – Сайлау системасы эше башланды инде, без сайлауга әзерлекнең барлык баскычларында һәм аны үткәрү барышында ачыклыкны, үтә күренмәлелекне, законлылыкны тәэмин итәргә әзер.
Рөстәм Миңнеханов республикага 2010 елдан бирле җитәкчелек итә. 2020 елда узган сайлауда ул 83,3 процент тавыш җыйды. Рәиснең вәкаләтләр чоры 5 ел дәвам итә. Бу урында шунысын да әйтик: Рөстәм Миңнехановка киләсе сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорап, күпләр мөрәҗәгать итә.
Утырышта акча мәсьәләсе дә каралды. Депутатлар бюджет кытлыгын 31 миллиард сумга кадәр арттыруны раслады. Алар 2025 елга һәм 2026–2027 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проектына үзгәрешләр кабул итте. Әлеге документ нигезендә, бу елга бюджет кытлыгы 13,5 миллиард сумнан 31 миллиард сумга кадәр арттырылачак. Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, бюджетның керем өлеше – 505 миллиард сум, чыгымнар исә 536 миллиард сум күләмендә фаразлана.
Җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Төп үзгәреш Казан мэрын сайлау тәртибенә кагыла. Моннан ары башкала җитәкчесе Татарстан Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан вәкиллекле орган тарафыннан сайланачак. Парламентның дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин ачыклык та кертте: кандидатларны махсус комиссия билгеләячәк. Алар Татарстан Рәисенә тәкъдим итү өчен әлеге вазыйфага дәгъва кылучы икедән алып бишкә кадәр кешене сайлап алачак, республика башлыгы исә шулар арасыннан кимендә ике кандидатураны вәкаләтле органга тәкъдим итәчәк.
Дәүләт Советында яшьләр сәясәте турында да бик озаклап сөйләштеләр. Республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әлеге юнәлештә башкарылган эш турында хисап тотты. «2024 ел башына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 14–35 яшьтәге 1,19 миллион кеше яши. Бу – республика халкының 25,5 проценты», – диде министр.
Былтыр республикада яшәүче 658 яшь гаилә төрле торак программалары буенча ярдәм алган. Иң зуры – республикадан. Узган ел 551 гаилә Татарстан Дәүләт торак фондының «Яшь гаилә» программасы буенча «түбә»ле булган. Тик бар да ал да гөл генә түгел шул. Торакка чират бик озак барудан зарланды Ринат Садыйков. «Торакның бер квадрат метры кыйммәтләнү, ташламалы ипотека программалары кимү сәбәпле, бүген 2,5 меңгә якын яшь гаилә торакка чират көтәргә мәҗбүр», – диде ул. Бу мәсьәләдә киләсе ел бюджетын кабул итәчәк депутатларга һәм федераль үзәккә зур ышаныч белдерде Ринат Садыйков.
Депутатлар аннан илнең кайбер төбәкләрендә йөкле мәктәп укучыларына өстәмә түләү кертүгә бәйле фикере турында да кызыксынды. «Шәхсән фикерем: мин каршы», – дип җавап бирде министр. Билгеле булганча, моңа кадәр илнең кайбер төбәкләрендә, аерым алганда Орел өлкәсендә йөклелек буенча исәпкә баскан мәктәп укучыларына 100 мең сум күләмендә өстәмә түләү гамәлгә кертү турында хәбәр иттеләр. Министр әйтүенчә, бүген республикада ире дә, хатыны да студент булган 300 ләп гаилә бар. «Аларга төрлечә ярдәм күрсәтелә», – диде Ринат Садыйков.
Яшьләр дигәннән, депутатлар республикада ясалма аталандыруның (ЭКО) фәкать түләүле клиникаларда гына ясалуы уңаеннан да борчылу белдерде. Аңа ихтыяҗ да, чират та зур югыйсә. «Дәүләт хастаханәләрендә әгъзалар күчереп утыртабыз икән, ник ЭКО ясамаска?» – дип мөрәҗәгать итте алар утырышта чыгыш ясаган Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтаховага. «Казандагы 7 номерлы дәүләт клиник хастаханәсе базасында перинаталь үзәк проектын төзегәндә, биредә ЭКО ясау мөмкинлеге дә каралды. Тик соңрак Сәламәтлек саклау министрлыгының карашы үзгәрде. Бүген Татарстанда бу эш белән җиде шәхси клиника шөгыльләнә. 2025 елда моңа федераль бюджеттан 268 миллион сум акча бүлеп бирелде. Без әлеге мәсьәләне яңадан карап тикшерергә әзер», – диде ул. Дәүләт Советы утырышында күпбалалы гаиләләргә бушлай юридик ярдәм алу хокукын тәэмин итә торган закон проекты да кабул ителде.
Депутатлар тырышлыгы белән, алга таба полиция хезмәткәрләре өчен дә яңа ташламалар гамәлгә керергә мөмкин. Татарстан парламентчылары әйтүенчә, бу елның дүрт аенда гына да Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан 746 кеше эштән киткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 28 процентка күбрәк бу. Шуңа күрә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру буенча кичектергесез чаралар күрергә тәкъдим иттеләр. Депутатлар Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга бу хакта мөрәҗәгатьне бертавыштан хуплады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat