Җәй җитүгә, юлларда машиналар гына түгел, мотоцикллар да күбәя. Быел республика юлларында мотоцикл йөртүчеләр катнашында һәлакәтләр дә, аларда үлүчеләр дә, имгәнүчеләр дә арткан. Куркыныч чынбарлык: юл һәлакәтендә имгәнгән мотоцикл йөртүчеләрнең яртысыннан артыгы гомерлеккә инвалид кала. Җәй беткәнче ни булыр? Юллардагы иминлеккә багышланган матбугат очрашуында шул хакта сөйләштеләр.
Татарстанның дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин сүзләренә караганда, ел башыннан Татарстан юлларында мотоцикл йөртүчеләр катнашында 70 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 81 кеше имгәнгән. Узган ел белән чагыштырсак, быел андый фаҗигаләр 19 очракка күбрәк. «Узган ел бу вакытта бер үлем-китем очрагы да теркәлмәде. Быел исә 5 мотоцикл йөртүченең гомере өзелде», – дип ачыклык кертте һәм хәлләрнең ни дәрәҗәдә аяныч икәненә басым ясады Айрат Сәмигуллин.
Юл һәлакәтләренең күбесе тизлекне арттыру аркасында килеп чыга. Ел башыннан бирле инспекторлар шул рәвешле тәртип бозган мотоцикл йөртүчеләргә 1,5 мең беркетмә төзегән. 133 кеше исерек килеш тоткарлаган. Бу узган елга караганда өч тапкыр күбрәк. 283 кешенең рульгә таныклыксыз утырганы ачыкланган, тагын 16 сының «права»сын алганнар.
Табибларның исә үз саннары. РКБдагы травматология үзәгенең кабул итү бүлеге мөдире Денис Пыжиков сүзләренә караганда, юл һәлакәтендә имгәнгән мотоцикл йөртүчеләрнең яртысыннан артыгы гомерлеккә инвалид кала. Мотосезон башланган апрель аеннан бирле аларга 50 мотоциклчыны алып килгәннәр. Шуларның 15 енә катлаулы операция ясарга туры килгән.
– Мотоцикл йөртүчеләрне һаман да шул тизлек һәм хәмер яратулары харап итә. Араларында баш мие, умыртка баганасы имгәнгәннәр шактый. Аларның яртысыннан артыгы гомерлеккә инвалид кала. Баш миенә зыян килгән булса, аеруча куркыныч. Юл һәлакәтенә эләккән мотоцикл йөртүчеләр арасында күкрәк читлеге, эч авыртудан зарланучылар да күп. Кайчак хәтта махсус экипировка да имгәнүләрдән саклап кала алмый, – ди табиб.
Иминлек сагында торучылар юлларда мототранспорт иярләгән үсмерләр саны артуга да борчыла. Хәер, инспекторлар быел март ахырында ук тынычлыгын югалтты. Ник дигәндә, әле юллар кардан арына гына башлаган көннәрдә үк Казан үзәгендә питбайкта җилдергән үсмерне тоткарлады алар. Калганнары да озак көттермәде.
Ел башыннан бирле республика юлларында 16 яше тулмаган балалар катнашында 14 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 1 баланың гомере өзелде, 14 бала имгәнде. Питрәч районында квадроциклда җилдергән 12 яшьлек үсмернең гомере өзелде! Рульдә утырган 15 яшьлек кыз хастаханәгә эләкте. Чаллыда үсмерләр куркыныч уенчык белән машина астына килеп керде. Май азагында Буада питбайкта җилдергән 15 яшьлек үсмер каршы яктан килгән җиңел машинага килеп бәрелде.
Бу урында Айрат Сәмигуллин һәр очрашу саен әйтелә торган сүзләрен кабатлады: (цитата)
– Питбайк – спорт инвентаре генә. Анда хәтта яктырткыч җайланмалар да юк. Аның белән юлга чыгарга ярамый, бары тик махсус мәйданчыкларда гына йөрергә рөхсәт ителә. Питбайк аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләре – гомерлек үкенеч. Фаҗигагә эләккән баласын күрүгә, ата-ана еш кына аңа үз куллары белән шундый куркыныч алып бирүенә мең кат үкенә. Әмма соң була. Шуңа күрә балага питбайк кебек куркыныч әйберләр алып биргәнче мең кат уйларга кирәк.
Фикер
Илшат Сәфәров, Казандагы шәхси мотомәктәп хуҗасы:
– Мотоспорт – тәртипкә өйрәтә торган иң төгәл спорт төрләренең берсе. Аның барлык таләпләрен төгәл үтәп, җиренә җиткереп шөгыльләнергә генә кирәк. Балага питбайк кебек уенчык алып бирү, балам мотоспорт белән шөгыльләнә, дигән сүз түгел әле ул. Күпләр әнә шулай уйлап ялгыша. Мототранспорт белән бары тик махсус мәйданчыкларда, тәҗрибәле белгеч күзәтүе астында гына шөгыльләнергә кирәк. Казанда андый җирләр җитәрлек. Мондый транспортка утырган кешенең махсус киеме, саклагыч җайланмалары да булырга тиеш. Ата-ана еш кына бу хакта уйлап та карамый. Белгән очракта да тиешле таләпләрне үтәргә ашыкмый. Кесә ягын кайгыртканчы, иң беренче чиратта бала гомере турында уйларга кирәк.
Татарстанда мототранспорт катнашында юл һәлакәтләре
2025 елның 1 июненә алынган саннар | Узган елның шул чорында | |
юл һәлакәте | 70 | +19 |
үлүчеләр | 5 | 0 |
имгәнүчеләр | 81 | +27 |
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat