Болгарда июль аенда XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак

Диния нәзарәте 2025 елның 20-27 июлендә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыра. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарада 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша ала. Форумга гаризалар 2025 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра. Мөселман яшьләре форумы – гади чара түгел, ул мөселман яшьләренең потенциалын ачу һәм җәмгыятькә файда китерә торган проектлар булдыру мөмкинлеге дә.

2022 елда форум эксперимент сыйфатында концепциясен яңартты һәм хәзер Россия өммәтенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлар генераторы форматында тулысынча расланды. Форумда катнашу өчен алдан проект әзерләргә һәм гариза биргән вакытта ук сайлап алуда катнашырга кирәк булачак. Аннан проект авторлары ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүленәчәк.

Оештыручылар һәр төркем өчен белем бирү программасын әзерләгән. Форумда катнашучыларны социаль проектларын тулысынча эшләп бетерергә һәм тормышка ашырырга өйрәтәләр. Программа кысаларында алар социаль проектлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итә алалар. Иң яхшы проектлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала.

Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин белгечләреннән лекцияләр, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын үз эченә ала.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форумда катнашучылар тәкъдим иткән «Син ялгыз түгел», «Әс-сәлам» заманча сәнгать күргәзмәсен оештыру проекты, «Бармак очында Коръән», «Мөселман яшүсмерләре өчен «Тәрбия» мәдәни чатыры», «Ислам тикшеренүләре яшьләр конференциясе» кебек проектлар һ.б. уңышлы тормышка ашырыла.

Мәсәлән, «Син ялгыз түгел» проектының максаты Чистай балалар йортын тәмамлаучыларның тормышка әзерләүдән гыйбарәт. «Бармак очында Коръән» проекты сукыр һәм начар күрүче балаларны мастер-класслар һәм белем бирү проектлары ярдәмендә Брайль ысулы белән Коръән укырга өйрәтүгә юнәлдерелгән. Ә «Әс-сәлам» заманча сәнгать күргәзмәсен оештыру проекты Ислам мәдәнияте турында хәбәрдарлыкны арттыруны максат итеп куя.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat

Фикер өстәү