Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре мәгариф министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «Киләчәкне формалаштырып» III мәгариф министрлары халыкара форумы барышында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәгариф министры Сара әл-Әмири белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезне һәм сезнең коллегаларны республикабызда сәламләвемә шатмын. Сез мәгариф министрлары форумының мәртәбәле катнашучысы. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисади, фәнни, мәдәни-гуманитар элемтәләр киңәя. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия белән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга актив ярдәм итә. 2024 елның октябрендә БРИКС саммитында сезнең илнең хөрмәтле Президентын кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә булды. Без аның элемтәләребезне үстерүдәге, уртак проектларны гамәлгә ашырудагы ярдәмен һәрвакыт тоябыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан делегацияләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәрләре традициягә әйләнде, диде ул шулай ук. Миңнеханов Татарстан Республикасының инвестицион форумда һәм IDEX халыкара кораллар күргәзмәсендә ел саен катнашуын искәртте һәм Казан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәһәрләре арасында туры рейслар өчен рәхмәт белдерде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегацияләре исә ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы эшендә катнаша.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү