Тукай районында яшүсмер буада батып үлгән

Бүген 16.30 сәгатьләрдә «Луч» бакчачылык ширкәте янындагы буада 15 яшьлек үсмер батып үлгән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Фаҗига урынына Татарстанның Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килгән.

Тикшерү оештырылган, аның барышын район прокуратурасы үз контролендә тота.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү