Бүген Мәскәү вакыты белән 06.26 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын игълан итте. Шуңа бәйле рәвештә мобиль интернет эшендә вакытлыча өзеклекләр булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу чаралар иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм бары тик вакытлыча гына гамәлдә була. Режим бетерелгәннән соң мобиль интернетка керү оператив рәвештә торгызылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat