Илкүләм проект буенча Лениногорск районында Куак елгасы аша күпер капиталь төзекләндереләчәк

“Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты буенча Татарстанның Лениногорск районында “Иске Куак- Куакбаш” автомобиль юлының 3,7 чакрымында Куак елгасы аша күперне төзекләндерә башлаганнар.

Биредә сүтү, яр буе терәкләрен урнаштыру, ныгыту эшләре башкарылган да инде.
Автомобиль транспорты вакытлыча салынган күпердән урау юл аша йөри.
Күпернең озынлыгы – 37 метр. Торыклары корыч тимер-бетоннан эшләнгән. А-11, НК-80 нагрузкага исәпләнгән.

Эшчеләр шулай ук күпер өслегендә монолит тимер бетоннан плиткалар, яңгыр суларын агызу өчен махсус җиһазлар урнаштырачак. Моннан тыш күпернең баш-башларындагы өемнәрне монолит тимер бетон белән ныгыту, транспорт иминлеген тәэмин итү, юл хәрәкәтен оештыру средстволарын урнаштырачак.

Эшләрнең заказчысы – “Главтатдортранс”. Генераль проектлаучысы – “МостПроектСтрой”. Генераль подрядчысы – “СтройМонтаж-Сервис”. Дәүләт контракты буенча төзекләндерү эшләре 2026 елның июль азагына тәмамланырга тиеш.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү