Җәен сөтнең арта, ә бәяләрнең түбән тәгәри торган гадәте бар. Ел да шулай булса да, кышкы һәм җәйге сөт хаклары арасында 10–12 сум аерма булганда, кесәне дә юкарта, кәефне дә төшерә шул.
Әлеге вакытта республика районнарында шәхси хуҗалыклардан сөтне уртача 33,31 сумнан җыялар (чагыштыру өчен: апрельдә бу күрсәткеч 36,53 сум иде. – Автор). Гадәттәгечә, бәяләр төрле районнарда төрлечә. Әйтик, Балтач районында – 32, Мамадышта – 34,10, Яңа Чишмәдә – 34,50, Чирмешәндә 38 сум булса, Чүпрәле, Апас, Яшел Үзән районнарында 30 сумга да тулмый. Аерым алганда, Чүпрәледә – 28, Апаста – 29,49, Яшел Үзәндә 28,59 сум түлиләр. Бу районнарда бәяләрнең башкаларга караганда түбәнрәк булуын даими язып торабыз инде, димәк, вазгыять һаман да шул бер хәлдә кала.
– Бездә бәяләр һәрвакыт түбән булды. Райондагы уртача бәяләр белән чагыштырганда да, безнең авылда гел азрак түләделәр, – ди Апас районының Олы Бакырчы авылыннан Миләүшә Булатова. – 5 апрельдән үк 27 сумга төшергәннәр иде. Ул вакытта күрше Буа районында 31 сумнан түләделәр. Хәзер бездә 28 сум түлиләр. Мал-туарларыбыз, шул исәптән сыерларыбыз да ишле. Сөткә бәя артканны да, кимегәнне дә бик яхшы сизәбез.
Арча районының Наласа авылында яшәүче Гөлнара һәм Фаил Мөхетдиновлар 20 баш мөгезле эре терлек тота. Шуларның сигезе – сыер.
– Җәйге сезонда бәяләр төшү гадәти күренеш булса да, барыбер кәеф кителә инде. Чыгымнары кимеми, арта гына бит. Апрельнең икенче яртысында бер литр сөткә 31 сум түләделәр, гыйнварда 40 сум 50 тиен иде. Әле менә шушы көннәрдә генә июньнең бер яртысына 30 сумнан түләделәр. Майда да шул бәя иде, – диде Фаил.
Мөслимдә яшәүче Гөлсинә Абдуллина да сөт хакларының тотрыклы булмавыннан зарланды.
– Безнең күрше-тирәдә мал асраучылар юк диярлек. Без әлегә 3 сыер савабыз. Ике тапкыр кысыр калгач, бер сыерыбызны күптән түгел генә сатып җибәрдек, – диде ул. – Маллар аз булгач, көтү куу да юк. Йортыбыздан ерак түгел генә бер урынга арканга бәйлибез. Башта сыерларның сөтләре кимеде, хәзер менә арта башлады. Тик сөт хаклары да кимүгә китте. Соңгы тапкыр 31 сумнан түләделәр. Ярый инде кышын бәяләр яхшы торды. Соңгы елларда сөт хакларыннан зарланып булмый анысы. 2 ел сөендереп тордылар, шул вакыт эчендә абзар-кураларны да бераз ныгытып кала алдык. Ни дисәң дә, бирү белән алу бер түгел инде. Биргәндә рәхәт, алганда михнәт.
Районнарда уртача сөт бәяләре (1 литрына сумнарда):
Әгерҗе – 32,86
Азнакай – 33,27
Аксубай – 35,11
Актаныш – 33,15
Алексеевск – 35,01
Әлмәт – 33,07
Апас – 29,49
Арча – 31,03
Әтнә – 34
Баулы – 30,08
Балтач – 32
Буа – 35
Югары Ослан – 38,60
Биектау – 31
Чүпрәле – 28
Алабуга – 34
Зәй – 30
Яшел Үзән – 28,59
Кайбыч – 29
Кама Тамагы – 32,44
Кукмара – 32,81
Мамадыш – 34,10
Менделеевск – 35
Минзәлә – 32,29
Мөслим – 32,50
Яңа Чишмә – 34,50
Нурлат – 33,45
Питрәч – 33
Балык Бистәсе – 34,82
Саба – 32,13
Сарман – 32,50
Тәтеш – 35,04
Тукай – 31
Теләче – 30,99
Чирмешән – 38
Чистай – 34,58
Ютазы – 31
(Мәгълүматлар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды)
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat