Соңгы 5 ай эчендә илдә 44,7 миллион кв.м торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда, 0,9 миллион кв.м зуррак сан бу. Шәхси торак йортлар төзү өлкәсендә аеруча зур үсеш күзәтелә. Гыйнвардан май аена кадәрге чорда 33 миллион кв.м (2024 елдагы белән чагыштырганда 7,1 процентка күбрәк) торак төзелгән.
Росстат мәгълүматларына караганда, 5 айда Мәскәү өлкәсе (5,7 миллион кв.м, үсеш – 29,9%), Краснодар крае (2,8 миллион кв.м, үсеш – 15,9%), Мәскәү (2,2 миллион кв.м, үсеш – 44,3%), Татарстан (2 миллион кв.м, 10,4 процентка кимрәк үсеш) торакны файдалануга тапшыру буенча алдынгылыкка чыккан.
Шәхси торак йортлар төзү күләме ягыннан да Мәскәү өлкәсе (5,1 миллион кв.м), Краснодар крае (1,8 миллион кв.м), Ленинград өлкәсе (1,8 миллион кв.м), Татарстан (1,6 миллион кв.м) һәм Свердловск өлкәсе (1,07 миллион кв.м) алгы сафларда бара.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Торак” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat