Күңел күзе белән ярата

Алия Бәдретдиновга 9 яшенә кадәр диагноз куя алмыйлар. Ул дөньяга килгәндә, табиблар күңелгә шик кертерлек берни әйтми анысы. Әмма үсә барган саен, сабыйның күзләре начаррак күрә башлый. 

– Без Кукмарада яшәдек. Кызыбызны бакчага бирдек. Шунда аның башка балалардан аерылып торганы тагын да ныграк сизелә башлады. Тәрбиячеләрнең дә киңәшен истә тотып, махсус бакча эзли башладык. Шулай итеп, бала хакына Казанга күчендек, – дип сөйли әнисе Диана. – Бәхетебезгә, бакчада бик яхшы белгечләр туры килде. Мин аларга һәрчак рәхмәтлемен. Шөкер, авыр чакта ирем дә гел янәшә булды. Кайчак балага башкаларның сәер итеп каравы, «Кызыгыз күрмиме әллә?» – дип килеп соравы йөрәгемне нык яндырды инде. Җавап бирә белмәдем шул. Күңелем тулып, кайтып елар идем. Шул чакта ирем миңа терәк булды, күз яшьләренең ярдәм итмәгәнен аңлата белде. Вакыт үзенекен эшләде. Әкренләп мин баламны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәндем. Ул безнеке, көтеп алган сабыебыз, дип күңелемне тынычландырдым.

Сабыйны бик күп табибларга күрсәтәләр. Йөртмәгән белгеч калмый. Алты яшендә тикшеренү уздырганда, табиблар кызның күзләрендә генетик авыру барлыгын ачыклый.

– Мәктәпкә барыр вакыт җитте. Балам дәфтәренә начар яза, ерактан бөтенләй диярлек күрми иде. Ә укытырга кирәк. Менә шунда без 3 ай эчендә Брайль әлифбасын өйрәндек. Мин аның нәрсә икәнен дә белми идем. Укытучыбыз Светлана Рәфкать кызы Алияне генә түгел, мине дә шушы  система буенча укырга өйрәтте, – ди Диана. – Мәктәп кызыма дөньяны ачарга ярдәм итте. Ул биредә бөтенләй үзгәрде. Яратуны тойды, үзенә булган хисләргә җылылык белән җавап бирергә өйрәнде. Түгәрәкләргә йөри, бик оста итеп бәйли башлады. Җырларга да өйрәнә.

Алиягә 9 яшендә тагын бер диагноз куела. Белгечләр Альстрем синдромына тап була.

– Иремнең дә, минем дә нәселдә ниндидер күз авыруы булган. Россиядә мондый диагнозлы 12 генә кеше бар. Без үзара сөйләшеп, киңәшеп яшибез, – ди Диана. – Шөкер, табиблар өметне өзми. Без шуңа ышанабыз. Үз балабызга карыйбыз да, бездән дә авыр хәлдә булганнар да бар бит, дибез. Бөтенләй йөрмәүчесе, күрмәүчесе, ишетмәүчесе дә бар. Соңгы елларда курыкмыйча кеше арасына чыга башладык. Кызымны элек тә төрле бәйгеләргә җибәрмәкчеләр иде. Әмма мин аның кимчелегеннән кыенсынып, беркая да йөртмәдем. Мәктәптән ерак китми идек. Быел зур бәйгеләрдә катнашып, җыр буенча җиңү яулады. Ул баланың ничек сөенгәнен белсәгез иде. Мин үзем дә, авыру балаларны күреп, аларның әти-әниләренә сокланып кайттым.

Диана әлегә икенче баласын алып кайтырга курка. Чөнки табиблар, аның да күзләрендә авыру булырга мөмкин, дип кисәткән.

– Тормыш дәвам итә. Алдагысын берәү дә белми, бәлки әле тупырдап торган сау-сәламәт бала әти-әнисе дә булырбыз. Алиябезгә ярдәм итәсе килә. Тормыш өйрәтте, хәзер без бик көчле. Сынауларны узарга да, күз яшьләрен йотарга да  өйрәндек, – ди Диана. – Авыру баласы булган әниләрне бик аңлыйм. Сау-сәламәт бала үстерәм дигәндә, табиб куйган диагноз аяктан ега кайчак. Әмма без көчле булырга тиеш. Синең балаң сиңа гына кирәк. Нинди генә булса да, аны яратып яшә икән. Башкалар ни әйтер, дияргә дә кирәкми. Һәркемнең – үз юлы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре