Мәскәү өлкәсенең Луховицы шәһәре районында булган авария нәтиҗәсендә дүрт кеше үлгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Ике җиңел автомобиль катнашындагы авария М5 трассасында була. Дүрт өлкән кеше: өч хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган. Моннан тыш, авария урыныннан ашыгыч рәвештә хатын-кыз һәм ике бала (2009 һәм 2011 елларда туган) хастаханәгә озатыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез