БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Шикләнәсең икән – кагылма! Гөмбә җыярга барганда бу кагыйдәне истән чыгармау хәерле. Быел һава торышы гөмбә үсәр өчен бик әйбәт булды.
Һәр тугызынчы әти-әни кесә чыгымнары өчен баласына айга 10 мең сумнан артык акча бирә. Һәр өченче гаиләдә бу сумма – 3, ә һәр дүртенчесендә 5 мең сумнан ким түгел. Иминиятләштерү оешмаларының берсе уздырган сораштыру әнә шуны күрсәтә. Ә сез күпме бирәсез? Баланы акчаны чамалап тотарга ничек өйрәтергә?
Халыкара укый-яза белү көне (Международный день грамотности). БМО гамәлгә куйган истәлекле халыкара даталар арасында шундый көн дә бар. Ул һәр елны 8 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Бу бәйгедә гаилә ныклыгы, ир белән хатын мөнәсәбәте, милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Оештыручылар Татарстанда яшәүче иң нык нигезле гаиләләрне табып, аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә. Максатлары – гаиләләрне саклау, аларны тагын да бердәм итү.
Бүген Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә СВОда катнашучыларның гаиләләренә багышланган «Бердәмлек көче: рәхмәт һәм ярдәм» дигән беренче фестиваль узды.
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ачышы. Егерме икенче тапкыр уздырыла торган халыкара чара быел татарның танылган галиме, дин әһеле, фәлсәфәче, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Мөгаллим» нәфис фильмы белән ачылды.
Бүген Липецк шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы» V бөтенроссия һөнәри конкурсының сынаулары башлана.
18, 19, һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесе* узачак. Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, 3 Sollers ST8 автомобиленең берсен яки 33 iPhone 17нең берсен оту мөмкинлеге пәйда булачак.
Татарстан яшьләргә белем алу һәм карьера ясау гына түгел, үз эшләрен ачу, республика үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге дә бирә. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында «Татарстан: яшәү һәм үсү өчен мөмкинлекләр» дискуссияләр сериясе кысасында «Яшьләр – яңа икътисадның этәргеч көче» дигән темага узган беренче «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар шул хакта сүз алып барды.
Дизайнерлар киңәш иткәнчә, кечкенә бүлмә иркенрәк күренсен өчен идәнгә түгәрәк палас җәяргә кирәк. Түгәрәк өстәл дә булса, бөтенләй әйбәт.
Фикер өстәү
Фикерегез