БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
«Нинди гүзәл, матур минем халкым! Сәхнәләргә килеп чыга балкып...» Наил Касыймов сүзләренә Вил Усманов көй язган «Халкым» җыры милләтебезне берләштерә, горурлык хисе уята торган популяр җырга әверелде.
Узган уку елында Казан педагоглары 184 млн сумнан артык төрле ярдәм чаралары алган.
«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XIV ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана. Анда хезмәт кенәгәсендә 9 айдан артык стажы теркәлгән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр катнаша ала.
Халыкара укытучылар көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә 59 яңа мәктәп автобусы тапшырды.
Казанда 2026 елның сентябрь азагында Татарстан корпоратив волонтерларының «Татарстан: сила соучастия» исемле беренче форумы узды. Ул 40 тан артык оешмадан 160 активистны берләштерде. Оештыручы булып СИБУРның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Татарстанда корпоратив волонтерлык буенча Милли советның төбәк вәкиллеге (алга таба – Татарстанда НСКВ) чыгыш ясады.
Җил-яңгырдан да, бураннан да курыкмый ул. Үзе Сарман районында яшәп, күршедәге Зәй районында урнашкан Бохарай мәктәбенә башта 25 ел җәяү йөри. Аннан велосипедка утыра, хәзер исә укучылары янына электр самокатында килә. Эшен яраткан кеше генә мондый кыенлыкларга түзә аладыр, мөгаен. Алсу Хәбибуллина йөргән сукмакларны без дә бер урап кайтыйк әле.
10 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә йорт хайваннарын яратучылар өчен беренче тапкыр «ЗООФЕСТ ЭКО» гаилә фестивале узачак.
Балтач районының Кариле авылында яшәүче 87 яшьлек Габдрәхим Һадиевка социаль хезмәткәр Гүзәл Шакирова булыша. 15 ел буе әби-бабайлар караучы Гүзәл 9 кешегә җылы өләшә. Барысын да яратам, берсен дә аерып әйтә алмыйм, дисә дә, рәхмәт сүзен иң күп әйткәнгә, Габдрәхим бабайның тормышын бәян итәбез.
Уңышны җыеп алу бакчадагы эшләр тәмамланды дигән сүз түгел әле. Алары кара көзгә кадәр дәвам иттерергә мөмкин. Көзге мәшәкатьләрне ничек уңайлы һәм дөрес итеп ерып чыгарга?
Ни өчен кеше кредит түләү авыр булачагын аңлый торып та, яңадан-яңа бурычларга керә? Бурычка яшәү гадәте каян килә? Әти-әнидән күчкән финанска бәйле әлеге сценарийны үзгәртергә мөмкинме?
Фикер өстәү
Фикерегез