Site icon Ватаным Татарстан

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачылды

Бүген Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачыла. Аның барышында мәскәүлеләр республиканың танылган артистлары чыгышын тамаша кыла, милли ризыклардан авыз итә һәм тематик мастер-классларда катнаша алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коломенское музей-тыюлыгы территориясендә исә язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган татар-башкорт бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк.

Мәдәни-күңел ачу программасы алдыннан чараның рәсми өлеше узачак. Татарстан делегациясе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куячак. Кичен исә Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты була.


Exit mobile version