Site icon Ватаным Татарстан

Сулган Чәчкә. “ВТ” журналисты өч йортлы авылда булды

Бер авылга – ике хуҗалык һәм өч кеше. Әгерҗе районының бүген-иртәгә юкка чыгу куркынычы янаган Чәчкә авылы соңгы таҗларын коя. Урман кочагына сыенган авылның табигате искиткеч, тик яшәргә генә кешесе калмаган. Авылның соңгы могиканнары – ялгыз яшәүче 84 яшьлек Әнисә әби һәм пенсия яшенә таба баручы бертуганнар – Фәридә белән Фәнис. Беткән авылның сукмагыннан без дә йөреп кайттык.

“Бездә генә түгел, 49 авылда шундый хәл”

Тарихи чыганакларга караган­да, авылга нигез 1920 нче елларда салынган. Иң зур чагында да монда 130лап кеше яшәгән. Узган гасыр ахырына бу сан ун кешегә генә калган. Чәчкә дигән авылда яшәү үзе бер горурлык булгандыр. Кешеләр юк, тик чәчәкләр –һаман үз урынында. Шулай булмаса, Әнисә әби дә 7 баш умарта тота алыр идемени? Әнә бал кортлары, чәчәктән чәчәккә кунып, ничек тырышып бал җыя. Гөлчәчәкләр эчендә утырган өчен дә авылга Чәчкә дип исем кушканнар. Заманасын­да авыл башкалардан ким булмаган. Мәк­тәбе, кибете, клубы, фермасы… Менә шулар гөр­ләткән саланы. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкән, ашлар уздырган. 30–40 ел эчендә бар да үзгәргән. Бүген инде соңгы нигез такта­ларының җиргә иңеп ятуы. Кү­ңелне сыкрата торган күре­неш бу. Тик әле бу бетү – битарафка әйләнү, буыннар чылбыры өзелү дигән сүз түгел. Җәй көне әби-бабасында мәш килгән онык­лар, бүген шау-гөр килеп узган балачагын юксынып, газизләре рухына дога кылырга кайта.

– Җаным, авылның бетүендә ничек кешене гаеплисең? Һәр бәндәнең – үз язмышы бит. Бу хәл бер бездә генә түгел. Әнә бер­көнне радиодан 49 авыл беткән, дип сөйләделәр. Шуларны тың­лагач, нәрсә дисең? Борчуыбыз уртак икән, дип куясың. Бу бә­ләкәй авылның да җан бирәсенә күп калмаган: картлар үлә барды, яшьләр шәһәргә күченеп китә торды. Авыл бетү – шуның нә­тиҗәсе, – ди Әнисә әби.

Бу очракта түрәләрне, авылны карамыйсыз, дип сүгеп, шә­һәр тормышына кызыгучыларга да, читкә китәсез, дип үпкәләп булмый. Булганы булган инде.

– Без игътибарны зуррак авылларга бирәбез. Анда проб­лема да күбрәк бит. Чәчкәгә үтеп китешли кергәлим. Кеше­ләр­нең моң-зарын ишеткән юк. Гадәттә, кечкенә авылларга автокибетләр йөри. Фельдшер – биш чакрым ераклыктагы Азевода. Юлларны чистартырга нефтьчеләр булыша. Зират коймаларын тотарга шушы авылдан чыккан Венера Гыйльметдинова булышты, – ди Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

Авылны олы юл икегә бүлә. Урамның бер башында Әнисә апа гомер кичерсә, икенчесендә апалы-энеле Гыйльметдиновлар яши. Өченче йорт – аларның туганы, райпо системасында эш­ләүче Венера Гыйльметдиновакы. Авыл кешеләрен шул кирәк-яраклы итә дә инде. Атнага ике мәртәбә чәчкәлеләргә азык-тө­леген, хуҗалык товарларын ки­терә. Алдан, шалтыратып, кирәк әйбер­ләренә заказ би­рәләр. Иң якын кибет – Азевода.

Хуҗамның нигезен ничек ташлап китим?

Әнисә әби (рәсемдә) – күрше Салагыш кызы. Шахтер ире Гадбелхәй кунакка кайткан җир­дә күз ата аңа. Өйләнешкәч, биш ел Кемерово өлкәсендә яшиләр. Габделхәй­нең туган авылы Чәч­кәгә кайтып төпләнгәч, өченче балалары туа. Бер улы күрше авылда яши, ике баласы – Ижауда. Кызы Халисә әнисе янында яшәп тә киткәли икән.

– Ирем үлгәч, өч баламда да яшәп карадым. Тик авылымны, хуҗам-ирем үз куллары белән маңгай тирен түгеп җиткергән йортның бүрәнәләренә кадәр сагындым. Монда зиратка барып, аның рухына дога кылам. Яхшы кеше иде, 50 ел буе бик матур яшәдек, – дип сөйли әбекәй. – Ташландык авылда яшәү бик кү­ңелле түгел шул. Кибетең, күр­шең булмасын әле – ялгыз башың нишләргә кирәк? Тик җәннәт бакчасына тиң Чәчкәне ташлап, беркая да китәсе килми. Картлык ямьсез нәрсә дип башыма да китермәгән идем. Ярый әле балалар бар. Мин – бай әби: сигез оныкчыгым гына бар. Җәй көне, кайтып, хәлемне беләләр. Бал аертканда да ярдәмнәре тия. Алардан башка бал да булмый. Кызым бу көннәрдә кайтырга тиеш. Балалар белән гел телефоннан сөйләшеп торабыз. Замана техникасына өйрәтеп караганнар иде, тик өйрәнә алмадым. Шалтыраганда җавап бирәм, ә шалтыратырга кирәк булса, авыл­ның икенче башына – Фә­ридә янына йөгерәм. Исән-сау гына булсыннар. Табибны да алар чакырта.

Әнисә әби ялгыз яшәргә курыкмый. Кайчак бал сорап ки­лүчеләр генә, капкага каты итеп шакып, өнен ала икән. Көнен радио тыңлап үткәрә, шуңа күрә ил-көн яңалыкларын белеп тора. Өен утын ягып җылыта. Бер өйдә – ике мич. Утынны сатып аласы. Суны уллары керткән. Мунчаны да үзем ягам, ди. Иң яраткан ризыгы – чикмәнле бәрәңге, чәй турында әйткән дә юк. Аны бөтен авыл әбиләре ярата. Болар янында икмәге дә булса, шуңа да бик канәгать. Борынгы кешенең кәнфит, перәннекләргә исе китми шул. Ипи булсын!

Сагынуга чыдап булмагач…

59 яшьлек Фәридә Йосыпова­ның туган авылына күченеп кайтуына 9 ел узган. Әти-әниләре күптән үлсә дә, Чаллыда яшә­гән Фәридә апа туган авылына эзне суытмаган. Җәй көне бакчада яшелчә үстергән. Ә инде бөтен­ләйгә дип кайткач, ишегалдын гөлбакча иткән. Тавыклар янында кайнашып, бакчада мәш килеп үтә икән көннәре. Энекәше шабашкага йөргәли, тик анысы да еш булып тормый.

– Картайган саен, туган җиргә кайтасы килә икән ул, хәтта бер кызыктырырлык шартлары булмаса да. Югыйсә шәһәрдә фатирым да бар бит. Шәһәргә барсам чирлим, ә монда бер җирем дә авыртмый. Шәһәр ыгы-зыгысы кирәкми, авылымда рәхәт, – дип сөйли Фәридә ханым. – Каршыбызда гына – зират. Анда газиз­ләрем җирләнгән. Әтиебез Салих фермада эшләде. Әниебез Вера кибетче иде, ул пенсиягә чыккач, кибетне сүтеп алып киттеләр. Аларның каберенә сагынган саен барам. Җимерек йортларның ниргәләренә карап, күңел әрни. Авылның юкка чыгуына күп кирәкми икән. Күршеләр булмаячагын да аңлыйм. Туганнар, дусларым кунакка кайткалый. Әнисә апа белән очрашып, авылны искә төшерәбез. Зиратка кайтучылар да безгә кермичә китми. Әллә нигә бер хат ташучы килеп китә. Интернет начаррак тота, табибка шуның аша язылабыз. Күңелсез­ләнеп утырырга ва­кыт юк. Менә шулай яшәп ятыш.

Баштарак йокларга куркып, таңга кадәр китап укыган чаклары да булган аның. Әнисә әбигә дә кунарга менгәләгән. Авылда яшәү теләге көчлерәк булгангамы, курку хисе юкка чыккан. Чит-ятлар килеп борчып йөрми икән. Кайчагында урманчылар күрен­гәли, ди. Капкаларга йозак элен­мәгән. Монда яшәүчеләрнең кү­ңел­ләре дә ачык. Ташландык авылда яшәү­нең бернинди сәер­леге дә юк, туган нигез кадерен белгән, яшәү кыйммәтләрен бел­гән кешеләр – табигать балалары бу.

Сәрия Мифтахова


Exit mobile version